В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юрий Гагаринның галәмгә очуына 60 ел тулу алдыннан KZN.RU порталы шәһәрнең «йолдызлы» урыннары турында сөйли.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель, Алина Бережная). 12-нче апрельдә Юрий Гагаринның космоска очуына 60 ел тула. Казан, аның предприятиеләре һәм халкы галәмне өйрәнүгә һәм үзләштерүгә зур өлеш кертте. Илдә беренче астрономия һәм ракета двигательләре кафедралары нәкъ менә безнең шәһәрдә барлыкка килде, күренекле галимнәр Сергей Королев һәм Валентин Глушко Казанда конструкторлык эшчәнлеге белән шөгыльләнделәр, ә «Элекон» һәм «Электроприбор» җирле заводлары галәми техника өчен стратегик мөһим компонентлар чыгардылар. Юбилей датасы алдыннан KZN.RU порталы шәһәрнең «йолдызлы» урыннары турында сөйли.
Казан император университетының астрономиясе кафедрасы (хәзерге Казан федераль университетының астрономия һәм галәм геодезиясе кафедрасы - ред. иск.) – Россиядә иң өлкәне. Профессиональ астрономнарны әзерләү биредә 1810 елдан бирле алып барыла. Кафедраның беренче студентлары арасында соңыннан бөек математик һәм Казан университеты ректоры булган Николай Лобачевский, шулай ук дөнья тирәли экспедициядә катнашучы Фадей Беллинсгаузен һәм Михаил Лазарев, профессор һәм югары уку йорты ректоры Иван Симонов бар иде.
1838 елда университет территориясендә обсерватория төзелә, анда Казан галимнәре астрономик күренешләрне системалы рәвештә күзәткәннәр һәм беренче ачышлар ясаганнар. Мәсәлән, профессор Мариан Ковальский (1854 елдан Казан университеты обсерваториясен җитәкли) безнең йолдызлы система әйләнә дип фаразлаган.
Сүз уңаеннан, Казан университетының астрономия кафедрасы бүгенге көнгә кадәр уникаль – «астрономия» белгечлеге буенча әзерлекне илнең биш югары уку йортында гына, шул исәптән Татарстан башкаласында да уздыралар.
Еллар узу белән Казан үсте, шәһәрдә тикшеренүләр үткәргәндә комачаулыклар һәм шау-шу тудыручы трамвай юллары барлыкка килде. Шуңа бәйле рәвештә, 1899 елда обсерватория Казаннан 20 км ераклыкка күчерелә һәм Лаврентьево тимер юл станциясеннән ерак түгел урнаша (хәзер Обсерватория). Обсерваторияне Василий Энгельгардт исеме белән атыйлар – ул меценат ролендә чыгыш ясый һәм аңа телескоплар, фәнни җиһазлар һәм Дрездендагы шәхси обсерваториясенең бай китапханәсен бүләк итә.
Бүләк ителгән телескопларда төрле объектлар: алмашучан йолдызлар, астероидлар, Ай, Галактика күзәтүләре үткәрелә. Хәзерге көнгә кадәр обсерваториядә фәндә күренекле ачышлар ясаган Казан астрономнары эшләгән борынгы телескоплар бар. Бүген тикшеренүләр обсерватория территориясендә урнашкан планетарийда уздырыла.
Петропавловск соборы – архитектура һәйкәле һәм Казанның православие символларының берсе. Әмма совет чорында гыйбадәтханәнең 1939 елга кадәр гамәлдә булуын күпләр белми, ә 1950-1980 елларда бинаның беренче катында фәнни җиһазлар белән планетарий урнашкан булган.
1942 елның ноябреннән 1945 елның сентябренә кадәр төрмәдә утырганда һәм азат ителгәннән соңгы еллларда Казанда гамәли космонавтикага нигез салучы галим Сергей Королев эшли. Ул тәҗрибә-конструкторлык бюросында (ОКБ-16) реактив җайланмалар төркеменең баш конструкторы була һәм серияле хәрби самолетларны сыек ракета тизләткечләре белән җиһазландыру белән шөгыльләнә. Бюро җитәкчесе Валентин Глушко совет ракета-галәм системаларының төп конструкторы һәм совет сыек ракета двигателе төзелешенә нигез салучы буларак билгеле.
СССР Эчке эшләр халык комиссариатының төрмә тибындагы аерым конструкторлык бюросы мотор төзү заводында (ул елларда – Казанның 16-нчы номерлы номерлы заводы – ред. искәрмәсе) оештырылган. «Шарашка»да – Эчке эшләр халык комиссириаты карамагындагы махсус техник бюроларның яки махсус конструкторлык бюроларының сөйләм атамасы шундый – Сергей Королев һәм Валентин Глушко белән бергә хөкем ителгән галимнәр, инженерлар һәм техниклар: Георгий Жирицкий, Доминик Севрук, Григорий Лист эшли.
Азат ителгәннән соң күренекле конструкторлар Сергей Королев һәм Валентин Глушко Лядов урамы, 5 адресы буенча күршеләр булып яши. Сүз уңаеннан, хәзер Казанның социалистик көнкүреш музеенда Сергей Королевның җиһазларын күрергә мөмкин – аны бүгенге көнгә кадәр Казанда яши яшәүче Валентин Глушконың кызы Евгения Валентиновна Глушко саклаган һәм тапшырган.
1946 елда Сергей Королев эшләгән ОКБ-16 Мәскәүгә күченә. Аның җитәкчелегендә Җирнең беренче ясалма иярчене һәм планетаның беренче космонавты Юрий Гагарин эшли башлый.
Бүген күренекле галимнәрнең исемнәре белән Казанның Мәскәү һәм Совет районнарында урамнар аталган.
1945 елның 1-нче маенда Казан авиация институтында илдә беренче ракета двигательләре кафедрасы ачылды. Аны оештыруда совет ракета-галәм системаларының баш конструкторы Валентин Глушко һәм гамәли космонавтикага нигез салучы Сергей Королев катнашты.
Һава-реактив двигательләр һәм ракета двигательләре кафедрасы базасында заманча реактив двигательләр һәм энергетика җайланмалары кафедрасы булдырылды. Аның заманча сынау базасы бар, ул ракета двигательләрен һәм башка энергетика җайланмаларын сынау өчен стенд җиһазлары белән җиһазландырылган.
Төрле елларда 7-нче завод һәм радиокомпонентлар заводы дип аталган «Элекон» заводында электр тоташтыргычлары эшләп чыгарылды, алардан башка бүген «Союз», «Протон», «Зенит» һ.б. ракеталар оча алмый. Казан предприятиесендә җитештерелгән космик билгеләнештәге бүлекләр бүгенге көнгә кадәр безнең иярченнәребездә, орбиталь һәм планетаара станцияләрдә кулланыла.
Космосны үзләштерүгә «Электроприбор» заводы да өлеш кертте, анда космик корабларны Җир тирәли орбитада автоматик тоташтыру системасына кергән антенаның гиростабилизацияләнгән платформасын чыгардылар.
Беренче космонавт, очучы-сынаучы үзенең легендар очышыннан соң дөньяның 30-дан артык иленә һәм Советлар Союзының күп кенә шәһәрләренә чакырылды. Ул Казанны да игътибарсыз калдырмады. ТАССР башкаласында Юрий Гагарин 1967 елның августында булды. Ул совет һәм япон яшьләре дуслыгы фестиваленә «Волга» шәһәр яны лагерена килде, анда кунаклар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Юрий Гагарин исеме белән Казанның Мәскәү районы урамнарының берсе аталган.