В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда тәүлек эчендә COVID-19 белән авыруның 30 яңа очрагы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 30 яңа очрагы расланды, барысы да контактлылар. 9 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өйдә дәвалана - аларда авыру симптомсыз яки җиңел формада уза.
Авыручылар арасында 1 балигъ булмаган зат, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 6 кеше бар, 10 кеше - 30-дан 50 яшькә кадәр, 5 кеше - 50-дән 60 яшькә кадәр, 6 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 2 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр.
Авыручыларның күпчелеге - 19 кеше - Казанда, 3 кеше - Югары Ослан районында, 2 кеше - Түбән Кама районында, берәр кеше - Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лениногорск, Нурлат һәм Питрәч районнарында яши.
3-нче августка Татарстанда 5694 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән, 4565 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 4-есе - узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе белән авыруның 5394 яңа очрагы расланган. Шул рәвешле, илдә авыру очраклары саны 856 мең 264-кә җиткән. 653 мең 593 кеше терелгән, 14 мең 207 кеше үлгән.