В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда 574 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган.
Фото: Марат Мөгыйнов
5 нче мартка Татарстанда COVID-19 авыруының 124 мең 412 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 96 мең 102 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 2158 е – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Республикада барлыгы 2 млн 469 мең 215 кеше вакцинацияләнгән (тәүлек эчендәге үсеш – 1047 кеше). 700 кеше икенче прививканы ясаткан. Икенче кат вакцинацияне 256 мең 404 кеше узган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 86 мең 769 яңа очрагы теркәлгән. Илдә барлыгы 16 млн 861 мең 793 очрак ачыкланган, 14 млн 418 мең 916 кеше сәламәтләнгән.
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясатырга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Пунктларның адреслары һәм эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.