Ике туп та икенче таймнан соң бирелгән өстәмә вакытта кертелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июнь, Алсу Сафина). Бүген “Казан Арена” стадионында футбол буенча дөнья чемпионаты матчында Алмания белән Көньяк Корея футболчылары уйнады. Корея футболчылары икенче таймнан соң бирелгән өстәмә вакытта гамәлдәге чемпион капкаларына ике туп кертте.
Беренче таймда, көндәшләре капкаларын күп тапкырлар һөҗүм итүгә карамастан, бер команда да гол кертә алмады, икенче тайм да шулай ук узды. Уенга нәтиҗәне икенче таймнан соң өстәлгән вакыт билгеләде: арбитр 6 минут вакыт өстәде. Беренче голны өченче минутта Ким Ен Гвон кертте. Арбитр башта, уенннан тыш торышны билгеләп, голны санамады, ләкин видеокабатлауны караганнан соң, гол саналды. Искәртергә кирәк, “Казан Аренада” чемпионат кысаларында VAR видео карау системасы футболчыларга беренче тапкыр гына булышмый инде.
Икенче тупны алтынчы минутта корея командасы капитаны Сон Хын Мин кертте. Бу вакытта капкалар буш иде, чөнки алман командасы капкачысы Мануэль Нойер кырның икенче яртысында иде.
Сүз уңаеннан, бүгенге матчта 41835 тамашачы иде. Шулай итеп, әлегә иң күп тамашачы җыйган матч булып Колумбия һәм Польша командалары арасындагы матч санала, аны 42873 тамашачы караган.