Сәхнәгә Казан филармониясе солистлары чыгачак
Фото: Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче август). Урицкий исемендәге паркта бүген Казан филармониясе солистлары чыгыш ясаячак. Тыңлаучыларга «Ретро-шлягер» программасын тәкъдим итәчәкләр.
Бу кичне парк сәхнәсенә Эльвира Хәйруллина, Рафаэль Якупов, Ләйсән Закирова, Руслан Закиров, Рөстәм Насыйбуллин, Резидә Шәрәфиева, шулай ук «Веселые волгари» эстрада-фольклор ансамбле һәм «Яшьлек» төркеме чыгачак.
Концерт 18:00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.