Үзәк мәйданда популяр артистлар Данир Сабиров, Ришат Төхвәтуллин, Резеда Шәрәфиева, Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июнь). 23-нче июньдә казанлыларны Мирный бистәсендәге Каенлыкка Сабантуйга чакыралар. 10.30 сәгатьтә биредә татар эстрадасы йолдызлары концерты башлана – үзәк мәйданда танылган артистлар Данир Сабиров, Ришат Төхвәтуллин, Резеда Шәрәфиева, Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак. Шулай ук бәйрәмдә «Турецкий хоры» махсус концерт программасын тәкъдим итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, быел Сабантуй 4 төп мәйданчыкта узачак. Дәрвишләр бистәсе Каенлыгында һәм Аккош күле урман-парк зонасында бәйрәм чаралары 9.30 сәгатьтә башлана. Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта «Казан сөлгесе» театральләштерелгән тамашасы булачак. Анда шәһәрнең иҗат коллективлары, солистлары һәм бию ансамбльләре катнашачак. Дәрвишләр бистәсендәге бәйрәмнең хедлайнерлары - Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов һәм татар эстрадасы йолдызлары Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем булачак. Ә Аккош күле урман-парк зонасында бәйрәм кунаклары өчен татар эстрадасының танылган артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова, Алсу Һәм Азат Фазлыевлар, Раяз Фасыйхов һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Казан ипподромында традицион ат спорты ярышлары, шул исәптән уникаль ахалтекин чабышкылары катнашында чабышлар узачак. Программада 13 чабыш һәм концерт планлаштырылган. Бәйрәм кунакларын концерт һәм күңел ачу чаралары көтә, ә ат чабышлары җанатарлары арасында Төркиягә юллама уйнатыла.
Сабантуйның һәр мәйданчыгында җәйге кафе һәм сәүдә нокталары эшләячәк. Һәр теләгән кеше сувенирлар, татар милли аш-су продукциясе һәм халык кәсепчелеге эшләнмәләре сатып ала алачак.