Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.03.2019, 17:08

Контроль, исәпкә алу һәм капремонт: күзгә күренмәс фрон хезмәткәрләренең эш көннәре

KZN.RU порталы күп еллар дәвамында халыкның уңайлы тормышы өчен эшләгән белгечләрнең тарихын җыйды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март, Алинә Бережная). Көндез һәм төнлә алар җылылык һәм электр белән тәэмин итү системаларының өзлексез эшен күзәтәләр, биналарны капиталь төзекләндерү, йорт яны территорияләрен төзекләндерү, чүп җыю һәм чыгару белән шөгыльләнәләр - торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләре казанлыларның тормышы уңайлы булсын өчен барысын да эшли. Узган ялларда күзгә күренмәс фронт хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. KZN.RU порталы күп еллар дәвамында халыкның уңайлы тормышы өчен эшләгән белгечләрнең тарихын җыйды.

Лариса Марченко, "ТКХ һәм тышкы төзекләндерүне карап тоту буенча шәһәр программаларын гамәлгә ашыруны техник күзәтү хезмәте" МУП директоры урынбасары, эш стажы 26 елдан артык

Лариса Анатольевнаның тәҗрибәле карашыннан йорттагы бер генә ярык та кача алмый. Ул 26 елдан артык Казан объектларында капиталь һәм агымдагы ремонтның сыйфатын күзәтеп тора. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлаганнан соң, ТКХ өлкәсенә эшләргә килгәне турында бер генә тапкыр да үкенмәгәнлеге турында сөйли, еш кына йортлар түбәләренә күтәрелергә һәм подвалга төшәргә туры килсә дә. "Әйе, эш иң чисталардан түгел, әмма мин барыннан да күбрәк аны яратам, чөнки хезмәт җимешләрен күрәм. Капиталь ремонттан соң торак йортларның ничек үзгәрүен күзәтү миңа бик ошый, ә шуның белән бергә кешеләрнең тормышы да яхшыра", – дип сөйли Лариса Марченко.

Әйтик, 2013 елда безнең героебыз җитәкчелегендә Универсиада катнашучылары һәм кунаклары маршрутлары буенча урнашкан Казан йортларының түбәләре һәм фасадлары үзгәрде. Ә узган елның көзендә Лариса Марченко контроле астында янгыннан соң Пушкин урамы буенча 5-нче номерлы йорт ремонтланган.

Хәзер Лариса Марченко Дзержинский һәм Батурин урамнары киселешендә кунакханә төзүне, канализация чистарту корылмаларында, су алу җайланмаларында, су чистарту насос станцияләрендә, канализация насос станцияләрендә электр корылмаларында капиталь ремонт ясауны контрольдә тота. "Эшләр күп, әмма бу аны тора. Минем яраткан шәһәрем чәчәк атсын, анда кешеләр бәхетле булсын, ә аларның тормышы һәм иминлегенә берни дә янамасын иде", – дип аңлатты Лариса Марченко.

Татьяна Гордеева, "Спектр" ТК ҖЧҖ энергияне сак тоту инженеры, эш стажы 30 ел

Энергияне тикшерү, электр чыгымнарын исәпкә алу һәм контрольдә тоту, яктырту приборларын инструменталь тикшерү, энергия чыганакларының потенциаль югалтуларын бәяләү - Татьяна Гордеева казанлыларга коммуналь түләүләр дөрес хисаплансын өчен барысын да эшли. Ул таныганча, эш җиңелләрдән түгел – бер генә хата һәм исәпләү суммасы ялгыш булачак. "ТКХ өлкәсенә эшләргә килдем, чөнки миңа кешеләргә файдалы булу, аларга файда китерү ошый. Бәлки, минем эшем алай ук күренеп тормыйдыр, ләкин аннан башка коммуналь түләүләрне төзү өчен дөрес исәп-хисап ясау мөмкин булмас иде", - дип сөйли Татьяна Гордеева.

Владимир һәм Антон Демидовлар, аккумуляторчы һәм "Водоканал" МУП авария-торгызу эшләре слесаре, Демидовлар гаиләсенең гомуми хезмәт стажы - 50 елдан артык

Демидовлар гаиләсе – "Водоканал" МУПта иң танылган кешеләрнең берсе. Александр Демидов 80-нче елларда хезмәт династиясен башлап җибәрә, биредә ул үзенең хатыны белән таныша, соңрак әти-әниләре юлыннан уллары Владимир да бара. Башта Идел су алу җайланмасында комплекслы бригада механизаторы булып эшли, аннан аккумуляторчы була. "Эшем җаваплы, һәр йортта су булсын өчен җавап бирәм. Үз эшемне яратам, аңа юкка гына 28 ел багышламадым", - ди Владимир Демидов.

Әтисе кебек үк, Владимир да предприятиедә яраткан эшен генә түгел, ә тормыш юлдашын Натальяны тапкан. Соңракаларның уллары Антон туа, ул Демидовларның хезмәт династиясен дәвам итә һәм "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесендә авария-торгызу эшләре слесаре булып эшли. "Минем гаиләм "Водоканалда" эшләвенә мин бик шат. Әтисе һәм улы өчен горурлык ала. Без өйдә генә түгел, эштә дә дус. Кем белә, бәлки оныгым да безнең эшне дәвам итәр", - дип сөйли Владимир Демидов.

"Торак-коммуналь хуҗалыгын карап тоту һәм тышкы төзекләндерү буенча шәһәр программаларын гамәлгә ашыруны техник күзәтү хезмәте" муниципаль унитар предприятиесенең җыелма-аналитик бүлекнең әйдәп баручы инженеры Надежда Камалова, эш стажы 23 елдан артык

Надежда Камалова Казан йортларында агымдагы ремонтның сыйфаты өчен җавап бирә. Аның контроле астында шәһәрдә берничә йөз йорт тәртипкә китерелде. Башкарылган эшләр өчен һәрвакыт горурлык хисе ала, бигрәк тә объект күптән ремонтка мохтаҗ булса. Әмирхан проспектындагы 25-нче номерлы йорт белән дә шулай була. Биек йорт берничә тапкыр янгыннарга дучар була, подъездлар пычрак, ә кайдадыр керү төркемнәре бөтенләй дә булмый. "Хәзер, бу йорт яныннан үтеп барганда, елмаюны яшерә алмыйм, подъезддан канәгать яшәүчеләрнең ничек чыгуын күрәм, бу – ТКХ өлкәсе хезмәткәрләре өчен иң яхшы бүләк", - дип кичерешләре белән уртаклаша Н.Камалова.

Безнең героебыз эшкә җаваплы карый. Барлык объектларны да контрольдә тота – урыннарга чыга, подрядчы оешмалар белән аралаша, ремонтның әзерлек дәрәҗәсен тикшерә. "Һәрвакыт торак өлкәсендә эшләргә ошый иде. Хәлне контрольдә тотарга яратам, һәр объектка үз йортым кебек карыйм", – ди Н.Камалова.

Әсхәт Фәхретдинов, "Водоканал" МУП баш инспекторы, эш стажы 35 ел

Хезмәт эшчәнлеген Әсхәт Гаяз улы предприятиедә шофер булып башлый, соңрак "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенең автотранспорт бүлекчәсе җитәкчесе була, аның автопаркында 270 берәмлектән артык автомашина һәм махсус техника исәпләнә.

Автотранспорт цехы шәһәр өчен әһәмиятле вакыйгаларда берничә тапкыр катнашты. Әйтик, предприятиенең махсус техникасы Казан метрополитенының төзелеп килүче бөтен маршруты буенча челтәрләр салу, янгыннарны сүндерү һәм гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен челтәрләрне кичектерүгә җәлеп ителде. Моннан тыш, бүлекчә ерак шәһәр яны бистәләрен су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча аз катлы төзелеш эшләренә транспорт хезмәте күрсәтүне тәэмин итте.

"Эшләр күп булса да, машина көчләрен дөрес бүләргә тырыштым, хезмәткәрләргә төгәл күрсәтмәләр бирдем", – дип искә ала Әсхәт Гаяз улы.

Соңрак безнең герой гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары итеп билгеләнә. Әсхәт Фәхретдинов Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиада, 2015 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрү вакытында бәяләп бетергесез өлеш кертте. "Һәр спорт объектында мин авария килеп чыкмасын өчен һәм шәһәрне өзлексез су белән тәэмин итүне һәм су чыгаруны оештыру өчен предприятие белгечләренең тәүлек буе кизү торуын оештырдым һәм контрольдә тоттым. Мондый җаваплылык тою күңелле булды", - дип сөйли Әсхәт Гаяз улы.

Бүген безнең герой баш инспектор булып эшли. Ул предприятие югалтуларын булдырмау һәм профилактикалау эшен алып бара, предприятиенең эшкә әзерлеген көндәлек контрольдә тота.

Равил Имамиев, "Савиново-81" ҖЧҖ Авария-диспетчерлык хезмәтенең электр газ белән эретеп ябыштыручысы, 33 ел эш стажы

Равил Имамиев ТКХ системасында 1986 елдан бирле эшли. Ул мәктәптән үк электр-газ белән эретеп ябыштыручы булырга хыяллана. Хезмәт эшчәнлеге елларында берничә тапкыр төрле авария ситуацияләре белән очраша, ләкин һәрвакыт түземлек күрсәтә, үз эшен җентекләп башкара. "Үз кулларың белән нидер эшләргә яратам, кешеләргә файда китерүемне тоям, һәм шуннан миңа яхшы. Һөнәрне беркайчан да үзгәртергә теләмәдем", - дип сөйли Равил Имамиев.

ТКХ системасында 33 ел эшләү дәверендә геройыбыз күпсанлы бүләкләр белән бүләкләнде, ә 2019 елда аңа "ТР Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.

Барлык яңалыклар