В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
17 нче июльдә «Крылья Советов» паркында «Зооцентр» приютыннан җиде эт тәкъдим итәчәкләр.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче июль). 17 нче июльдә Казанның «Крылья Советов» паркында «Лапа дружбы» акциясе узачак. Казанлылар «Зооцентр» приютында тәрбияләнүчеләр белән таныша һәм үзенә ошаган хайванны сайлый алачак.
Акция 10:00 сәгатьтә этләрне йөртү мәйданчыгында башлана. «Зооцентр» хезмәткәрләре килүчеләргә приюттагы хайваннар турында сөйләячәк. Мәйданчыкта өч айдан ике яшькә кадәрге җиде эт тәкъдим итәчәкләр. Барлык хайваннар да холыклары белән төрле, ләкин катлаулы язмыш белән – һәркайсы мәхәббәткә, игътибарга һәм кайгыртуга мохтаҗ.
Зима кушаматлы иң өлкән эткә ике яшь. Хаски Мирный поселогында яшәүчеләргә килгән, шуннан соң битараф булмаган шәһәрлеләр аны приютка китергән, анда ул инде бер ай тирәсе яши. «Зима бик яхшы һәм аралашучан, йөрергә ярата», - дип сөйләде «Зооцентр» хезмәткәре Алия Гәрәева.
Акциядә аклы-каралы Арчи да яңа хуҗаларын эзләячәк, аңа җиде ай чамасы. А.Гәрәева сүзләренчә, көчек приютта үскән, шуңа күрә йөртүгә өйрәнмәгән, ул вольерда яшәргә күнеккән, ләкин бик аралашучан.
Тугрылыклы дус табарга теләүчеләр җирән-кара төстәге дүрт айлык Бумерны (җенесе буенча малай) алып китә алачак. «Бумер кыргыйрак, ләкин хуҗасына тиз ияләшә. Приютта барысын да кабул итми – берәүгә генә тугрылыклы көчек», - дип билгеләде «Зооцентр» хезмәткәре.
Тәкъдим ителгән көчекләр арасында җирән өч-дүрт айлык Тесси һәм дүрт-биш айлык Каспер, биш айлык кара мыеклы Валет һәм бер айга кече Тая бар. Алар барысы да яхшы, шаян һәм тугрылыклы дуслар, казанлылар этләр белән дуслаша алачак.
Зима һәм Арчи стерилизацияләнгән, калган көчекләргә 7 ай тулгач, этләр өчен приютта бушлай операция ясалачак.
11:00 дән паркта белем бирү өлеше башлана – кинолог Регина Мөхәммәтханова приюттагы эт белән уртак тел табу һәм йортны аның кайтышына ничек әзерләргә кирәклеге турында лекция уздырачак, дрессировка белән күрсәтмә чыгыш ясаячак, ә ветеринар Юлия Подковырина шәһәр халкына хайванның сәламәтлеге үз-үзен тотышына ничек йогынты ясавы турында сөйләячәк.
Акция барышында «Игелек өстәле» эшләячәк – теләгән һәркем приют өчен азык, дарулар һәм башка кирәкле әйберләр алып килә ала. Шулай ук хайваннар өчен натураль азык һәм тәм-томнар ярминкәсе оештырылачак. Моннан тыш, оештыручылар «этләр свопы» уздырачак, анда теләгән һәркем амуниция, уенчыклар, тәм-томнар алып килә һәм башка катнашучылар белән алмаша алачак, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Исегезгә төшерәбез, 5 нче июньдә Горки-Әмәт урманында узган «Лапа дружбы» хәйрия акциясендә 13 эт үзенә хуҗа тапты. Казанда яшәүчеләр приютларда яшәүче этләр өчен 65 кг азык һәм 8 мең сум акча җыйганнар.