Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.10.2022, 15:01

Казанда кышка фонтаннарны ябу башланды

Киләсе елда шәһәрдә Петров исемендәге паркта һәм Зорге урамындагы Дан скверында фонтаннарны ремонтларга планлаштыралар.

Фото: Тышкы төзекләндерү комитеты

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче октябрь). Казанда кышка фонтаннарны ябу башланды. Кичә белгечләр Ленин һәм Лядской бакчаларындагы, шулай ук опера һәм балет театры янындагы фонтан касәләрен юдылар, торбаларын өрдерделәр. Бүген эшчеләр Юдинодагы Тимерьюлчылар мәдәният йорты янындагы фонтанны чистарттылар һәм ябуга әзерләделәр.

Фонтаннарны сүндерү һәм ябу ике атна дәвамында башкарылыр дип планлаштырыла. Кышка конструкцияләр фанера белән капланачак.

Исегезгә төшерәбез, Казанда фонтаннарны 6 нчы майда кабыза башладылар. Быел фонтаннарның эш сезоны 165 көн тәшкил итте.

Шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, киләсе елда Петров исемендәге паркта һәм Зорге урамындагы Дан скверында фонтаннарны ремонтлау планлаштырыла, алар инде озак вакыт эшләми торган хәлдә.

Тышкы төзекләндерү комитеты балансында барлыгы 27 фонтан бар, шуларның 23 е эшли торган хәлдә. Күптән түгел KZN.RU порталы Түбән Кабан күлендәге утлы-музыкаль фонтанны сүткәннәр дип хәбәр итте. Озак эшләү дәверендә 26 насосның 19 ы сафтан чыккан, шулай ук барлык яктырткычлар да төзек булмаган.

Барлык яңалыклар