Лекциядә белгеч күренешнең табигате, аның модельләре, үз-үзеңне тоту һәм катлаулы хәлләрдән чыгу турында сөйләячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче июнь). 19 нчы июньдә Казанның «Черек күл» паркында психолог белән чираттагы түләүсез очрашу узачак. Лекциянең темасы – конфликтлар һәм аларны чишү юллары.
Психолог Светлана Берцец катнашучыларга конфликтларның табигате, аларның модельләре, конфликтлы хәлләрдән чыгу һәм үз-үзеңне тоту турында сөйләячәк.
Чара 13:00 сәгатьтә җәйге йортның икенче катындагы террасада башлана (яңгыр яуса, очрашу беренче катта булачак). Килергә теләүчеләргә сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, психолог белән очрашулар «Черек күл» паркында һәр якшәмбе уза.