В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче кирәкле товарлар РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы белән җибәрелде
Фото: Марат Мөгыйнов
Июнь башыннан алып Татарстан Республикасында көнкүреш химиясе җитештерүче – Белгород өлкәсе, Донецк, Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләрендә яшәүчеләргә 92 тонна авырлыктагы гуманитар ярдәм күрсәтүче алты фура җибәргән. Беренче кирәкле товарлар арасында 39 тонна кер юу порошогы, 23 тонна каты һәм сыек сабын, 14 тонна савыт-саба юу чарасы, шампунь һәм коры чистарту чаралары бар.
31 тоннадан артык продукция моңа кадәр Белгород өлкәсендә яшәүчеләргә җибәрелгән иде – бу төбәккә оператив ярдәмне «Бердәм Россия» генераль советы секретаре Андрей Турчак билгеләп үтте. Партиянең төбәк бүлекчәләре белән киңәшмә барышында ул Татарстанга һәм Ирек Богуславскийга рәхмәт белдерде.
Тагын 18 тонна гуманитар ярдәм ТР шефлыгы астындагы Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләренә җыелган.
«Без махсус хәрби операция барган регионнарга гуманитар колонналар җибәрүне дәвам итәбез, аларны беренче кирәкле товарлар белән тәэмин итәбез. Бу территорияләрдә безнең гражданнар яши, алар әлеге авыр шартларда үз теләкләре белән түгел. Безнең уртак бурыч – авыр чорда кешеләргә ярдәм итү, аларга әхлакый таяныч һәм реаль ярдәм күрстәү», – диде Ирек Богуславский.
Исегезгә төшерәбез, узган елның көзеннән Казанда үзәкләштерелгән гуманитар ярдәм җыю бара. Лисичанскига беренче ярдәм партиясе ноябрьдә җибәрелде. 100 тоннадан артык йөк җибәрү барышын шәһәр Мэры Илсур Метшин тикшерде.
Быелгы дүртенче партия – 90 тонна авырлыктагы гуманитар йөк Татарстан башкаласыннан май аенда китте. Азык-төлек, медикаментлар, шәхси гигиена чаралары һәм Лисичанск өчен төзелеш материалларыннан тыш, ветераннар өчен Җиңү көненә бүләкләр һәм җирле халык соравы буенча утырту өчен орлыклар җыелган. Ә мобилизацияләнгән казанлылар өчен махсус йөк – тепловизорлар, төнге күрү приборлары, квадрокоптерлар, рацияләр, прицеллар, кронштейннар һәм башка махсус җиһазлар әзерләнгән.
«Нәфис Косметикс» Татарстаннан мобилизацияләнүчеләрнең барлык гаиләләрен көнкүреш химиясе белән тәэмин итә. Бу максатларда компания 79 тонна продукция җыйган. Моңа кадәр предприятие «Хәйриячелек» категориясендә XI Илкүләм «Россиянең иң яхшы социаль проектлары – 2023» программасы лауреаты булды.