Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.08.2019, 19:06

«Комосстрой Казан»: «МЧС» торак комплексының икенче йортында җир участогы буенча гарантияләрдән соң эшли башлаячакбыз»

Очрашу проблемалы торак комплексы янында узды, анда өлеш кертеп фатир алучылар күптән түгел палаткалы лагерь булдырдылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче август, Алсу Сафина). Татарстан башкаласында «Комосстрой Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «МЧС» проблемалы торак комплексының икенче йортының «А» блогын төзүгә компаниягә компенсация җир участогы бирү буенча гарантия алганнан соң керешергә әзер. Бу хакта бүген «Фон»ның өлеш кертеп фатир алучыларына «Комосстрой Казан» җитәкчесе Денис Чайников хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, төзелеш мәйданчыгына август аенда керергә планлаштыралар. «Без бу мизгелне якынайту өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез», – дип ышандырды үз чиратында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин. Очрашу проблемалы торак комплексы янында узды, анда өлеш кертеп фатир алучылар күптән түгел палаткалы лагерь булдырдылар.

«Комосстрой Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Денис Чайников өлеш кертеп фатир алырга җыенучыларга хәзерге вакытта смета документларына экспертиза үткәрелүен, бу мәсьәлә атна ахырына кадәр хәл ителәчәклеген җиткерде. Шул ук вакытта компания җитәкчесе эшләрнең сметасын бәяләү – моңа кадәр таләп ителмәгән яңа процедура, дип аңлатты.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәзерге вакытта ТР Президентының «Комосстрой Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең җир участогы бүлеп бирү турындагы Указы проекты әзерләнүен, документка смета документларын раслаганнан соң кул куелачагын искәртте. «Монда керә башлагач, шунда ук әйттеләр: җир участогы буенча гарантияләрдән соң гына эшли башлаячакбыз. Җир участогын бирү буенча ышаныч барлыкка килү белән, 2-3 атна эчендә төзелешкә чыгачакбыз - мәйданчыкны кабул итәчәкбез, техника, төзүчеләрне алып керәчәкбез», – дип билгеләде Денис Чайников һәм төзелешкә август уртасында чыгарга планлаштыруларын искәртте.

«Комосстрой Казан» җитәкчесе аңлатканча, сүз Космонавтлар урамындагы 43-нче номерлы йорт каршындагы проблемалы торак комплекстан ерак түгел урнашкан җир участогы турында бара. Әлеге участок подрядчының икенче йортның «А» блогын төзүгә киткән чыгымнарының бер өлешен компенсацияли алачак, өстәмә финанслау чыганакларын эзләү белән Өлешчеләргә ярдәм итү республика фонды шөгыльләнә. Искәртеп узабыз, элегрәк ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Дом.РФ-ка республикада проблемалы өлеш кертеп фатир алучыларның объектларын төзү өчен федераль акча алуга гариза җибәргән иде.

527 фатирлы икенче йорт 7 торак блоктан һәм 8 торак булмаган блоктан тора, «А» блогы 87 фатирны үз эченә ала. Йорт 2016 елның декабреннән блоклар буенча тапшырылган һәм тулысынча 2018 елның апрелендә файдалануга тапшырылган беренче йортка охшаш.

Подрядчы планнарында - «А» блогындагы эшләрне киләсе елның июнь аена кадәр тәмамлау, Д.Чайников объектны тапшыру өчен якындагы территорияне төзекләндерергә кирәклеген искәртте. «А» блогы торак булмаган «А*» һәм «Б*» блоклары белән бергә тапшырылачак. «Төзекләндерү дә, «А» блогын файдалануга тапшырганнан соң төзелеш мәйданчыгын киртәләп алу да кешеләр бу блокта яши алсын өчен эшләнә», – дип билгеләп үтте подрядчы оешма җитәкчесе.

«Комосстрой Казан» компаниясе җитәкчесе, өлешләп түләүчеләр белән аралашканда, финанслау һәм өстәмә җир участоклары бүлеп бирелгән очракта, бөтен йортны төзеп бетерүгә алынырга әзер булуын белдерде. «Безгә бөтен объектка керү кызыклы, чөнки махсус техниканы һәм кешеләрне яңадан күчерү өстәмә чыгымнар сорый, - дип сөйләде Д.Чайников. - Без объектны төзеп бетерергә әзерлегебезне тулысынча билгеләдек, хәзер җавап булырга тиеш: ә безгә алмашка берәр нәрсә бирергә әзерме?»

«МЧС» торак комплексының икенче йортын төзү 2012 елда «Фон» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан башланды һәм 2016 ел ахырында тәмамланырга тиеш иде. Тапшыру вакыты берничә тапкыр күчерелде. Бер ел элек объект төзелешен яңадан башлап җибәрергә омтылганнар иде, ләкин финанслау булмау сәбәпле, эшләр туктатылды. Булачак подрядчы белән сөйләшүләр узган елның декабрендә башланды. Быел Өлеш кертеп фатир алучыларга ярдәм итү республика фонды, «Фон» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Комосстрой Казан махсуслаштырылган төзүче» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм Казанның Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе арасында килешү имзаланды.

Фоторепортаж
«МЧС» торак комплексының өлеш кертеп фатир алучылары белән очрашу, 01.08.2019
Видеорепортаж
01.08.2019 18:45
«МЧС» торак комплексының өлеш кертеп фатир алучылары белән очрашу, 01.08.2019
Барлык яңалыклар