В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозиция 30 ноябрьгә кадәр эшләячәк
30 октябрь көнне «Смена» заманча мәдәният үзәгендә Казан рәссамы Зуля Алиеваның күргәзмәсе ачыла. «Юксыну, көтү бүлмәсе» проекты кысаларында шәһәр халкы кемнедер, нәрсәнедер көтү хисләрен тасвирлый торган эшләр белән танышачак.
Күргәзмәдә «Юксыну, көтү бүлмәсе»нә килеп кергән кешеләрнең шөгыльләрен һәм хисләрен чагылдыра торган экспонатлар тәкъдим ителә. Чара кунаклары көмеш тәңкәләрдән эшләнгән манара, күз яшьләре белән тапланган мендәр һәм идәндәге кабарынкы пленка белән якыннан таныша алачак. Экспозициянең үзәгендә яраланган йөрәк турындагы риваятьләр белән бәйле дицентра чәчәге куелачак.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Казанда туган Зуля Алиева үз иҗатында ялгызлык, мәхәббәтне эзләү, кеше белән табигать арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклау темаларына мөрәҗәгать итә. Ул Россия буенча үткәрелә торган күпсанлы заманча сәнгать күргәзмәләрендә, ярминкәләрдә һәм аукционнарда катнашкан рәссам. Аның эшләре «Объединение», The Blueprint, Forbes Russia, F-Stop кебек танылган басмаларда бастырылган.
30 октябрь көнне күргәзмә 12:00 сәгатьтән эшли башлый. 19:00 дә инсталляцияләр авторы Зуля Алиева проект турында шәхсән үзе сөйләячәк.
Сәнгать сөючеләр күргәзмәгә бушлай керә ала, ул 30 ноябрьгә кадәр дәвам итә, дип хәбәр итә «Смена» заманча мәдәният үзәге.