Казанның коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре 10 берәмлек урам себерү-вакуум техникасы алды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь). Бүген Казанда республика башкаласының коммуналь хезмәтләренә яңа махсус техника ачкычлары тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Владимир Якушев, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин һ.б. рәсми затлар катнашты.
Казанның коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре 10 берәмлек урам себерү-вакуум техникасы алды. Моннан тыш, тагын 2 махсус машина бирелде, алары Алабуга һәм Чистай шәһәрләренә тапшырылды.
Владимир Якушев билгеләп үткәнчә, Татарстанда ел саен коммуналь техника паркын яхшыртуга зур акчалар бүлеп бирелә.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген коммуналь хезмәтләргә тапшырылган яңа машиналар – илебездә җитештерелгән заманча техника шәһәрне чистарак һәм матуррак итәргә ярдәм итәчәк. «Без муниципалитетларыбызның матди-техник базасын яңартып торабыз. Һәр муниципаль берәмлек яңа коммуналь техника ала. Шулай ук «КАМАЗ» автомашиналарына капиталь ремонт ясала, бу бик мөһим», - диде ТР Президенты.
Узган ел республика муниципалитетлары ихтыяҗлары өчен 117 берәмлек коммуналь техника сатып алынды, дип искә төшерә ТР Президенты матбугат хезмәте. Моннан тыш, Татарстанда коммуналь техника автопаркын торгызу эшләре бара. 2017 елдан 2018 елга кадәр 81 «КАМАЗ» автомобиле капиталь төзекләндерелгән, шул исәптән 25 машина газ-мотор ягулыгына күчерелгән.