Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы гыйнвар). Казан Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты Идел буе районындагы яңа бинага күченде. Хәзер гражданнарны Ротор урамы, 1 адресы буенча кабул итәчәкләр.
Груздев урамындагы 5 нче йортта һәм Бауман урамындагы 52/7 нче бинада урнашкан бүлекчәләр бүтән эшләми.