В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласы делегациясе уникаль Үзәк эшчәнлеге белән танышты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы сентябрь, Регина Нурулина). Бүген Казан делегациясе Ханчжоуның Туристларны исәпләү үзәгендә туристлар агымын күзәтүнең уникаль методикасы белән танышты.
Ел саен Кытайның Ханчжоу шәһәрендә 160 млн турист була, шуларның 4 млн – чит ил туристлары. Шул ук вакытта туристларның 1миллионы гына кунакханәләрдә туктала. Мәгълүматны ничек итеп туплаулары хакында үзәк директоры ФУ Вэйцуань сөйләде.
Үзәкне булдыру өстендә өч ел дәвамында 15 IТ-компания белгечләре эшләгән. Зур экранда туристларның гомуми саны, теге яки бу туристик урында булган кешеләр саны, урнашу чаралары, кайсы шәһәр һәм илдән һәм нинди транспорт төрендә килүләре хакында мәгълүмат күренә. Мәгълүмат реаль вакыт режимында үзгәрә. Аны җыю өчен кәрәзле операторлар, махус кушымта, Union pay түләү системасы, кунакханәләр, самолет һәм поездларга билетлар броньлау системасы мәгълүматлары туплана. Тупланган мәгълүмат Ханчжоуның Зур мәгълүматлар идарәсенә җибәрелә, алар тупланган материалларны анализлый. Анализ нәтиҗәләре буенча теге яки бу карар кабул ителә. Мәсәлән, күптән түгел билгеле булганча, Кытайда Һиндстаннан килүче туристлар саны арта, ләкин алар Гонконг аша очалар. Туристлар уңайлылыгы өчен Ханчжоу белән Һиндстан шәһәрләре арасында туры рейслар ачарга планлаштырыла.
Моннан кала, Казан делегациясенә кунакханәләр урнашуы картасын күрсәттеләр. Ханчжоуда алар саны 9 мең 657 данә тәшкил итә. Экранда шәһәрнең иң яхшы 6 кунакханәсе дә күренә. Рейтинг туристлар фикерләре буенча төзелгән. Ел азагында Исәпләү үзәге иң яхшы 10 кунакханәнәне бүләкли.
Ел саен Үзәккә хезмәт күрсәтү һәм программа тәэмин ителүенә 10 млн юань китә (Ханчжоуда туризм үсешенә 100 млн юань бүленә). Фу Вэйцуань сүзләре буенча, керемнәр үзләрен аклый, ә үзәк үзенең нәтиҗәлелеген дәлилли алды.
Күргәннәр делегация әгъзаларында зур тәэсирләр калдырды. Дарья Санникова сүзләре буенча, Туризм үсешенә булышлык итү комитетына туристның индивидуаль потретын булдыру мөһим (кем килә, күпмегә, кайдан). Хәзерге вакытта мәгълүматлар кунакханәләрдән, Эчке миграция идарәсеннән алына, ләкин алар тулы күзаллау тудырмый. Туризм үсешенә булышлык итү комитеты Ханчжоуның Туристларны исәпләү үзәге белән хезмәттәшлек булдырырга тели. Фу Вэжйцуань сүзләре буенча, иң мөһиме кәрәзле опреторлар ярдәмен алу. Программаны эшләү һәм кертү өчен Казанда моның өстендә эшләячәк компания табарга планлаштырыла.
Искәртергә кирәк, 2017 ел азагында Туристларны исәпләү үзәгендә Казан Мэры Илсур Мешин һәм Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова булганнар иде. Алар монда булганнан соң, программа яңартылган. Хәзер туристларның шәһәр буйлап йөрүен күзәтеп була. Мәсәлән, ике туристик объект арасында йөрүче туристлар саны артып китсә, өстәмә транспорт бирергә, яисә яңа туристик маршрут булдырырга мөмкин.