Спорт ярышлары гадәттәгечә май бәйрәмнәрендә үткәрелә.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Йөгереш «Ракета» стадионы янында старт алачак, финиш – Сәид-Галиев исемендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданда. Командалар Начальная, Правда, Совет, Стадион һәм Халезов урамнары буйлап йөгерәчәк. Спортчыларга гомуми трассаның 1 км озынлыктагы тигез өлешләрен узарга туры киләчәк.
Эстафета 9:00 сәгатьтә башлана. Йөгереш башланыр алдыннан катнашучылар өчен күнегүләр уздырачаклар, ә ярышлар тәмамланганнан соң, спортчылар һәм җанатарлар фудтраклар белән махсус зонада ял итә алачак.
Эстафетада катнашу өчен биш кешедән торган команданы түбәндәге сылтама буенча теркәргә кирәк. Шулай ук теркәү эстафета уздырылган көнне «Ракета» стадионы янында 7:00 сәгатьтән 8:30 га кадәр дә узачак. Моннан тыш, эстафета алдыннан, 6 нчы майда, «Черек күл» паркында командаларны өстәмә теркәү оештырылачак. Старт алдыннан һәр спортчы медицина ягыннан каршы күрсәткечләр һәм хроник авырулар булмавы турында белешмә бирергә тиеш.
Эстафета көнендә барлык теләүчеләр өчен Дәрвишләр тарихына багышланган экскурсия уздырылачак. Аны экскурсовод, туган якны өйрәнүче һәм «Казан табышмаклары» проекты авторы Юлия Жизневская үткәрәчәк. Чарада Дәрвишләр бистәсен вагон төзүче дип атаулары, эвакуацияләнгән ленинградлыларның Татарстан башкаласы астында кечкенә Ленинградны ничек оештырулары һәм бистәдә нинди традицияләр саклануы турында сөйләячәкләр.
Экскурсия 10:00 сәгатьтә башлана, җыелу урыны – Сәид-Галиев исемендәге мәдәният йорты янында. Катнашу – бушлай, дип хәбәр иттеләр Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Исегезгә төшерәбез, Дәрвишләр бистәсендәге спорт эстафетасы май бәйрәмнәрендә инде 50 елдан артык үткәрелә. Соңгы берничә елда эстафета урман өлешендә узды. 2020 елда Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе бистәнең төп урамнарында чара үткәрү традициясен яңартты.