В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада катнашучыларга самавырдан чәй һәм «сюрприз» вәгъдә ителә
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы июль). «Том Сойер Фест» командасы пикникка һәм агачлар турында лекциягә чакыра. Чара кунакларына самавырдан чәй һәм «сюрприз» вәгъдә итәләр.
Проектның Telegram-каналында хәбәр ителгәнчә, лекциядә дендролог Александр Матюха кайсы агачларның файдалы, кайсыларының зыянлы икәнлеге, шулай ук аларны ничек дөрес кисәргә кирәклеге турында сөйләячәк.
Чара 8 нче июльдә 10:00 сәгатьтә Волков урамы, 80/21 адресы буенча урнашкан агач йорт артындагы мәйданчыкта узачак.