Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.12.2023, 12:25

Казан Башкарма комитеты командасы ТР муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында 11 нче тапкыр җиңде

Республика башкаласын ярышларда 80 хезмәткәр тәкъдим итте, шуларның 11 е – җитәкчеләр

Фото: Физик культура һәм спорт комитеты

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче декабрь, Юлия Летникова). Казан Башкарма комитеты командасы Татарстан муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасында унберенче тапкыр җиңде. Республика башкаласын спортның тугыз төре буенча ярышларда 80 хезмәткәр тәкъдим итте, шуларның 11 е – җитәкчеләр. «Казан намусын якладык, спартакиаданың унберенче кубогын алдык, шуңа күрә без Россия Федерациясенең спорт башкаласы дип аталабыз. Казан командасы һәр җирдә җиңәргә тиеш, эштә генә түгел, спортта да иң яхшылар булырга кирәк. Җитәкче зур урындыклы кеше түгел, ә үз үрнәге белән коллективын алып баручы. Бездә андый кешеләр җитәрлек, шуңа күрә без бергәләп куелган максатларга ирешәбез», - диде шәһәр Мэры Илсур Метшин аппарат киңәшмәсендә һәм команданы җиңүләре белән котлады.

Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов искәртеп узганча, спартакиада март аенда чаңгы ярышларыннан башланды. Турнир Казанда узды. Беренче тапкыр ТР башкаласы Башкарма комитеты хезмәткәрләре ярышларда җиңүче булдылар. Май аенда Зәй шәһәрендә хатын-кызлар волейбол буенча ярышты һәм көмеш медаль алдылар. Ир-атлар җыелма командасы турнирны бер тапкыр да җиңелмичә узды һәм Яшел Үзәндә узган ярышларда алтын медаль яулады. «Мамадышта өстәл теннисы буенча ярышлар узды, анда Казан гомумкоманда буенча икенче урынны алды. Киләсе этап Әлмәттә мини-футбол буенча турнир булды, анда безнең җыелма команда җиңелүләрсез беренче булды. Казанның «Форсаж» клубында узган бильярд буенча турнирда Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин алтын алды», – дип сөйләде спикер.

Спартакиада җиңүчесен билгеләүдә дүрт спорт төре буенча ярышлар хәлиткеч булды. Турнирлар ТР башкаласында узган ял көннәрендә башланды. Иң яхшы йөзүчеләр, шахматчылар, бадминтончылар һәм җиңел атлетлар үзләрен лаеклы күрсәттеләр, нәтиҗәдә Казан гомумкоманда зачетында ТР муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы җиңүчесе Кубогына унберенче тапкыр ия булды.

Денис Калинкиннан тыш, ярышларда җитәкчеләр арасында «Иске шәһәр» махсус территориясе префекты Айрат Фәизов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Айрат Әхмәдуллин, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов һ.б. катнашты.

Линар Гарипов гомуми җиңүгә өлеш керткән хезмәткәрләргә, катнашучыларга ярдәм иткән җитәкчеләргә, шулай ук шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алиевка һәрьяклап ярдәм күрсәтүләре һәм командаларны формалаштырулары өчен рәхмәт белдерде.

Исегезгә төшерәбез, республика спартакиадасы алдыннан ТР башкаласында «Спортлы Казан» ярышлары үткәрелә, аларның нәтиҗәләре буенча турнирда региональ дәрәҗәдә катнашу өчен команда төзелә. Шәһәр ярышлары тугыз спорт төре буенча оештырылды, аларда Башкарма комитетның 400 дән артык хезмәткәре катнашты.

Фото: Денис Гордийко

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 04.12.2023
Видеорепортаж
04.12.2023 13:34
Казан Башкарма комитеты командасы 11 нче тапкыр ТР Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында җиңүче булды
Барлык яңалыклар