Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.11.2019, 14:46

Башкарма комитет Аппараты командасы йөзү буенча ярышларда беренче урынны яулады

Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында җиңү өчен 9 команда көч сынашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы ноябрь). Казан Башкарма комитеты Аппараты командасы йөзү буенча ярышларда беренче урынны яулады. «Акчарлак» бассейнында муниципаль хезмәткәрләр арасында «Спортлы Казан» спартакиадасы узды, анда 9 команда катнашты.

Йөзүчеләр ирекле стиль белән 4х50м катнаш эстафетада көч сынаштылар. Башкарма комитет Аппараты командасы дистанцияне 2:19.98 гомуми вакыт эчендә узды. Икенче урынны Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе командасы алды (2:28.58), өченче урында – «Җир, милек һәм финанс мәсьәләләре» командасы (2:33.60), дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты.

Исегезгә төшерәбез, «Спортлы Казан» спартакиадасы спортның сигез төре буенча үткәрелә: волейбол, йөзү, җиңел атлетика, мини-футбол, өстәл теннисы, бадминтон, шахмат, чаңгы. Ярышлар өч этапта үткәрелә: беренчесендә предприятиеләр эчендәге иң яхшы командалар, икенчесендә – тармак турнирларында җиңүчеләр, өченчедә – спартакиада чемпионы билгеләнә. Җиңүчеләр муниципаль һәм дәүләт учреждениеләре арасында Татарстан Республикасы спартакиадасында катнашачак.

Барлык яңалыклар