Үзизоляция режимы шартларында артистлар социаль челтәрләрдә онлайн-концертлар марафоннары, мастер-класслар уздыралар, шулай ук җырларны өй шартларында яздыралар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче май). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Казан шәһәр филармониясе «Путь-дорожка фронтовая» җырына клип төшерде. Музыкаль коллектив үзизоляция режимы гамәлдә булган чорда иҗади эшчәнлеген дәвам итә - артистлар социаль челтәрләрдә онлайн-концертлар марафоннарын, мастер-класслар уздыра, шулай ук өй шартларында җырлар яздыра.
Анда «Казан» бию ансамбле артистлары, Казан шәһәр филармониясе солистлары Әмир Әхмәдишин, Алсу Вәлиуллина, Ләйсән Мәхмүтова, Ләйсән Закирова, Ясмин, Айзат Шәйхелмәрдәнов һәм башкалар катнашты. Сценарийның авторы буларак Татарстанның атказанган артисткасы, Казан шәһәр филармониясе солисты Ләйсән Мәхмүтова чыгыш ясады.
Видеороликны Островский урамында төшерделәр. Клип сценарие авторы билгеләп үткәнчә, бу Казанның сугышка кадәрге чын колориты сакланган аз санлы урамнарының берсе. «Островский урамы, 25 йорт адресы буенча урнашкан Казан шәһәр филармониясе тарихи кыйммәткә ия һәм сурәтләнә торган чор атмосферасын бик яхшы җиткерә», - дип ассызыклады Л.Мәхмүтова.
Артистлар оригиналларга максималь дәрәҗәдә якын булган костюмнар, декорацияләр, реквизитлар сайларга тырышты. Мәсәлән, клипта раритет машина җәлеп ителгән, ул ел саен Казанның төп мәйданында хәрби парадта катнаша. Ә элегрәк әлеге костюмнар һәм атрибутика «Зөләйха күзен ача» күп серияле фильмын төшергәндә кулланылган иде. Видеоролик Казан филармониясе YouTube каналында урнаштырылган.
Мәдәни учреждениенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, коллектив виртуаль киңлектә актив эшли. Барлык проектлар белән Казан шәһәр филармониясенең рәсми сайтында һәм YouTube-каналда танышырга мөмкин.