Быел музей-тыюлыкта 3,5 миллион кеше булган.
Фото: Денис Гордийко
Шәһәрдә туристларны җәлеп итүнең төп нокталары булып Казан Кремле һәм яр буе, Иске Татар бистәсе, шәһәр аквапаркы, Бауман урамы һәм музейлар кала. Монда урыннарны төзекләндерү мөһим роль уйный. Д.Санникова искәртеп узганча, Казанда Иске Татар бистәсенең туристлык кодын үстерү концепциясе туризм буенча федераль агентлык конкурсында баллар саны буенча беренче урынны алган.
Татарстан башкаласы федераль бюджеттан субсидия алачак, әлеге акчаларга шәһәрнең тарихи үзәге Таҗи Гыйззәт урамыннан Вахитов мәйданына кадәр районның гомуми идеясе белән төзекләндереләчәк һәм сәнгатьчә бизәләчәк. Бу туристлар өчен уңайлы шәһәр үзәген формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк, анда төп җәлеп итү объектлары һәм ял итү урыннары берләштереләчәк.