Яңа машина урыннары Салават Күперендә һәм Вахитов районында барлыкка киләчәк
Фото: Денис Гордийко
Әлеге үзгәрешләр буенча, машина урыннары Спартак урамында (урамның җөп ягында, Газ урамы белән кисешкән урыннан алып Халев урамы белән кисешкән урынга кадәр, Спартак урамындагы 65 нче йорт буйлап) өстәләчәк. Шулай итеп, бу участокта аларның саны 60 тан 89 га кадәр артачак.
Яңа машина урыннары шулай ук Салават Күперендә Мастерлар һәм Тансык урамнары арасындагы территориядә (76 урын), Назарбаев урамы белән Универсиада проспекты киселешендә, Назарбаев урамындагы 8 нче йорт янында (77 урын) барлыкка киләчәк. Парковка урыннарыннан 1 сәгать файдаланган өчен түләү күләме 30 һәм 50 сумны тәшкил итәчәк.
Бүгенге көндә муниципаль парковкаларда барлыгы 8337 машина урыны бар.