Алар шәһәрнең 21 территориясендә урашкан
Казанда муниципаль түләүле парковкаларда урыннар саны 9955 тән 10867 гә кадәр арттырылды. Алар барысы да гомуми файдаланудагы җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында урнашкан. Үзгәрешләр шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан тиешле реестрга кертелде.
Ямашев проспектында (җирле юл, урамның ике ягы, Ибраһимов проспекты белән кисешүдән Короленко урамы белән кисешүгә кадәр, урамның так ягы (так сандагы йортлар урнашкан ягы, Әпсәләмов урамы белән кисешүдән Адоратский урамы белән кисешүгә кадәр) машина кую урыннары саны 466 дан 476 га кадәр арттырылды.
Тагын 18 урын Чернышевский урамындагы парковкада барлыкка киләчәк (урамның так ягы, Мәскәү урамы белән кисешүдән алып, Сул як Болак урамы белән кисешүгә кадәр, Сул як Болак урамы буенча 24/20 нче йорт янындагы территория).
А.Козин урамында (Ф.Әмирхан урамы белән кисешкән урыннан алып, А.Козин урамындагы 2 нче йортка кадәр урамның ике ягында, А.Козин урамындагы 2 нче һәм 8 нче йортлар буйлап территориядә) 190 га кадәр автомобильне куярга мөмкин булачак.
Ә.Терегулов урамында (урамның ике ягында 14 нче йорт янында һәм Ә.Терегулов урамындагы 18 нче йорт янында) машина кую урыннары саны 45 тән 70 кә кадәр арткан.
813 урынга яңа парковкалар түбәндәге адресларда оештырылган.
Пионер ур. (урамның ике ягы, Академик Кирпичников урамы белән кисешүдән Заря урамы белән кисешүгә кадәр)
Н.Ершов ур. (урамның җөп ягы, Искра урамы белән кисешүдән Космонавтлар урамы белән кисешүгә кадәр)
Себер тракты (урамның ике ягы, Космонавтлар урамы белән кисешүдән Академик Арбузов урамы белән кисешүгә кадәр)
Космонавтлар ур. (урамның так ягы, Космонавтлар урамындагы 1 нче йорт каршы)
Академик Губкин ур. (урамның так ягы, Академик Кирпичников урамы белән кисешүдән Академик Губкин урамындагы 1 нче йорт буйлап урамның ике ягы, Себер трактындагы 4 нче йорт буйлап урамның җөп ягы)
Островский ур. (Николаев урамы белән кисешүдән Һ.Такташ урамы белән кисешүгә кадәр урамның ике ягы)
Суконная ур. (урамның җөп ягы, Островский урамы белән кисешүдән Петербург урамы белән кисешүгә кадәр)
М.Җәлил ур. (урамның так ягы, Рәхмәтуллин урамы белән кисешүдән Дзержинский урамы белән кисешүгә кадәр)
З.Космодемьянская ур. (Бехтерев урамы белән кисешүдән Нагорная урамы белән кисешүгә кадәр урамның ике ягы)
Нагорная ур. (урамның җөп ягы, Япеев урамы белән кисешүдән З.Космодемьянская урамы белән кисешүгә кадәр)
З.Солтан ур. (урамның җөп ягы, Ш.Мәрҗани урамы белән кисешүдән З.Солтан урамындагы 6 нчы йортка кадәр)
Р.Зорге ур. (урамның ике ягы, Җиңү проспекты белән кисешүдән Дубравная урамы белән кисешүгә кадәр җирле юл)
Җиңү проспекты (җирле юл, Дан скверы янындагы тукталыш мәйданчыгы, анда керү һәм чыгу участокларыннан торган урыннар, Р.Зорге урамы белән кисешүдән Сафиуллин урамы белән кисешүгә кадәр)
Гарифьянов ур. (урамның ике ягы, Х.Мәүлүтев урамы белән кисешүдән Сыртланова урамы белән кисешүгә кадәр)
Ибраһимов пр. (урамның так ягы, Ямашев проспекты белән кисешүдән Волгоград урамы белән кисешүгә кадәр)
Ямашев пр. (урамның җөп ягы, Мусин урамы белән кисешкән җирле юлдан Җиңү паркы буйлап, Бондаренко урамы белән кисешүгә кадәр)
Чистай ур. (урамның так ягы, А.Бичурин урамы белән кисешкән җирле юлдан Мусин урамы белән кисешүгә кадәр)
Чистай ур. (урамның так ягы, Меридиан урамы белән кисешкән җирле юлдан Әпсәләмов урамы белән кисешүгә кадәр)
Волгоград ур. (урамның җөп ягы, Тунаков урамы белән кисешүдән Декабристлар урамы белән кисешүгә кадәр)
Декабристлар ур. (урамның җөп ягы, Ямашев проспекты белән кисешүдән Волгоград урамы белән кисешүгә кадәр)
Ш.Усманов ур. (урамның так ягы, Декабристлар урамы белән кисешүдән Энергетиклар урамы белән кисешүгә кадәр)