В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барлыгы шәһәрдә бу елның беренче кварталында 355 юл-транспорт һәлакәте булган.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель, Ксения Швецова). 2021 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Казанда юлларда аварияләрнең барлык төп күрсәткечләре кимеде. Юл-транспорт һәлакәтләре саны 9,9 %-ка кимеде. Әмма балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре һәм самокатлардан дөрес файдаланмауга бәйле аварияләр саны арту күзәтелә. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларының нәтиҗәлелеге турында бүген шәһәр комиссиясе утырышында фикер алыштылар, аны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Илдар Шакиров үткәрде. Киңәшмәдә район башлыкларының төзекләндерү һәм юл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасарлары, транспорт предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Барлыгы шәһәрдә агымдагы елның беренче кварталында 355 юл-транспорт һәлакәте булган – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 39-га кимрәк, дип сөйләде Казанның ЮХИДИ башлыгы Игорь Новиков. Һәлакәттә һәлак булучылар саны 66,7%-ка, яраланучылар 5,7%-ка кимегән. Әмма балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны арту күзәтелә. Аның сүзләренә караганда, ел башыннан Казанда 26 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 27 бала төрле җәрәхәтләр алган. «Балалар һәм яшүсмерләр белән иң характерлы хәлләр булып җәяүлеләр кичүендә һәм ишегалды территорияләрендә бәрелешләр кала», – дип өстәде И.Халиков һәм машина йөртүчеләрне ишегалларында транспорт өчен билгеләнгән тизлек режимын бозмаска чакырды.
Илдар Шакиров билгеләп үткәнчә, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре катнашында өстәмә эш алып бару һәм укучыларга Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында искә төшерү мөһим.
Җылы һава торышы урнашу белән балалар һәм өлкәннәр белән велосипедларда, самокатларда, мопедларда юл-транспорт һәлакәтләре саны да арта. Шәһәр халкы еш кына алар белән кайда хәрәкәт итәргә кирәклеген белмиләр, шуңа күрә Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмичә, юлның хәрәкәт өлешенә чыгалар, дип билгеләп үтте спикер. Самокатларда һәм велосипедларда юлларны кисеп чыгарга ярамый, дип ассызыклады ул һәм ата-аналарны мондый транспорт кулланган вакытта үз балаларына күзәтчелек итәргә чакырды.
Шуның белән беррәттән, һәлакәтләрнең сәбәпләре булып самокатлар прокатының контрольсез оештырылган нокталары да була ала, дип билгеләп үтте И.Шакиров. «Без моның шәһәр халкы өчен дә, туристлар өчен дә уңайлыклар тудыра торган сервис булуын кире какмыйбыз. Ләкин кагыйдәләр үтәлмәсә, самокатлар шәһәрдә хаотик рәвештә куелсалар, эшкә мондый якын килү бөтенләй кабул ителерлек түгел, – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. – Нәтиҗәләр ясарга һәм чаралар күрергә кирәк».
Пассажирлар транспорты белән булган юл-транспорт һәлакәтләре дә борчу тудыра. Мондый аварияләрнең кайберләре машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга. Аларның һәркайсы белән, транспорт предприятиеләре җитәкчеләре сүзләренчә, аңлату эшләре алып барыла. Юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан җәмәгать транспортын йөртүчеләргә карата катырак чаралар күрергә кирәк, дип ышана Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин. «Әңгәмәләр белән генә чикләнергә кирәкми. Бәрелешүләргә юл куелган икән, сәбәпләрен җентекләп ачыкларга һәм чаралар күрергә кирәк», – диде ул.
Күпчелек очракта җәмәгать транспорты белән юл-транспорт һәлакәте быел кышкы чорда начар һава торышы аркасында булды, дип билгеләп үтте И.Шакиров. «Явым-төшем күп булды, юлларны җыештыруның сыйфатын һәрвакыт вакытында контрольдә тотарга өлгерми иде. Һәм бу вәзгыятьтә 14 метрлы автобуслар куркыныч зонасында булды, – диде ул. – Тик, шуңа да карамастан, җыелырга һәм авария хәлендәге күрсәткечләрне киметү өстендә эшли башларга кирәк».
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре гражданнар киемендә җәмәгать транспортында яшерен рейдлар үткәрәләр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләрен күзәтәләр. И.Шакиров ачыкланган һәр хокук бозу турында транспорт комитетына хәбәр итәргә чакырды. «Мондый очраклар комитетның һәм предприятие җитәкчеләренең тикшерү предметы булырга тиеш, – диде ул. – Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуларда катнашырга кирәк». – Без рейдлар оештыруда ярдәм итә һәм бу эшкә контроль-ревизорлык хезмәтен җәлеп итә алабыз».
Урам-юл челтәре торышы авария хәлендәге күрсәткечләргә йогынты ясый торган мөһим фактор булып тора. Быел Казанда юлларны ремонтлауга 7,3 млрд сум акча җибәреләчәк, дип хәбәр итте Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Альберт Ибраһимов. Юлчыларга үзәк һәм бистә урамнарын реконструкцияләү һәм ремонтлау, юлларны проектлау һәм төзү, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чаралар үткәрү кебек эшләр комплексы башкарырга кирәк булачак.
Урам-юл челтәре объектларын ремонтлауга 2,9 млрд сум юнәлдереләчәк, шуларның 640 млн – бу «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча бүлеп бирелгән акчалар. «Агымдагы елда проект кысаларында 11 урамны ремонтлау башкарылачак: Рауис Гәрәев, Старательный тыкрыгы, Хезмэт, Белинский, Беломорск, Гагарин, Гладилов, Аркылы Базар, Голубятников, Лесная, Совет районында Магистраль һәм Маршал Чуйков, аларның гомуми озынлыгы 13 км дан артык тәшкил итәчәк», – дип сөйләде А.Ибраһимов.
Казанлыларның теләген исәпкә алып гомуми озынлыгы 6 км җиткән урамнар ремонтланачак, бу Азина, Кол Гали, Себер тракты, 3 нче Кленовая, Бертуган Батталовлар һәм башкалар. Моннан тыш, ремонт программасына быел төзекләндереләчәк ишегалды территорияләренә илтүче 100 мең кв. м мәйданда 78 квартал эчендәге машина юлы кертелгән.
Зур Казан боҗрасы участогын төзү кысаларында быел Тихорецк урамын ике полосадан дүрткә кадәр, Техника урамыннан Магистраль урамына кадәрге участокта киңәйтү эшләре алып барыла. Хәзер, тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары сүзләренә караганда, җир эшләре алып барыла, җир асты коммуникацияләрен күчерү һәм вакытлы юл салу эшләре башкарыла.
Шәһәрдә урам-юл челтәрен ремонтлау һәм юл билгеләрен, светофорларын урнаштыру буенча башка эшләр дә дәвам итәчәк, дип өстәде А.Ибраһимов.
«Быел планлаштырылган эшләр күләме буенча бик зур саннар. Республика җитәкчелегенә һәм шәһәр Мэрына бу мәсьәләләргә игътибарлары өчен рәхмәт, М диде И.Шакиров. – Юлларны реконструкцияләү буенча киң күләмле эш көтелә. Бу эшләрне башкарганда барлык таләпләр дә үтәлүе мөһим – билгеләр, киртәләр урнаштыру».
Утырыш азагында И.Шакиров Казанда санитар чистарту һәм шәһәрне төзекләндерү буенча ике айлык дәвам итүен искәртте һәм 1-нче майга юлларны, юл билгеләрен, светофорларны юып бетерергә өндәде. «Муниципаль транспорт предприятиеләренә тәртипкә китерергә һәм барлык күчмә составны юарга кирәк, – дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. – Һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын, сервисны контрольгә алырга кирәк. Экипажлар ихтирамлы булырга тиеш. Барлык бу кагыйдәләрне үтәргә кирәк».
Исегезгә төшерәбез, Казан урамнарының яртысыннан артыгы кыш буена җыелган пычрактан һәм юл чүбеннән чистартылган инде. Юллар һәм коймалар тәүлек буе чистартыла, урамнарны чистартуда көн саен 220 берәмлек техника һәм 200 эшче эшли.