Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.02.2026, 13:00

2025 елда Казанда аварияләр саны 53 очракка кимегән

Узган ел нәтиҗәләре буенча шәһәрдә 1,2 меңнән артык юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

2025 ел нәтиҗәләре буенча Казанда төп һәлакәт күрсәткечләренең кимүе күзәтелә – Казанда 1226 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бу 2024 ел белән чагыштырганда 53 кә кимрәк. Юл-транспорт һәлакәтендә 31 кеше һәлак булган, 1473 е җәрәхәт алган. Казан Башкарма комитетында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы узды, анда машинаны башкалар өчен куркыныч итеп йөртүне булдырмау чаралары турында фикер алыштылар. Утырышны Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров үткәрде.

Денис Гордийко фотосы

2024 елга караганда 53 юл-транспорт һәлакәтенә кимрәк

Казан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Савин 2025 ел нәтиҗәләре турында хәбәр итте: Татарстан башкаласы юлларындагы вәзгыять аварияләрнең кимүе белән характерлана. Узган ел эчендә шәһәрдә 1226 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 31 кеше һәлак булган һәм 1473 кеше яраланган. 2024 ел белән чагыштырганда аварияләр саны – 53 очракка, яраланучылар саны – 44 кә, ә һәлак булучылар саны җиде кешегә кимегән.

Әмма 2026 ел башы ведомствода борчылу тудыра. 6 февральгә хәтле Казанда 77 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда өч кеше һәлак булган һәм 110 кеше җәрәхәтләнгән. Аварияләрнең һәм яралыларның гомуми саны кимүгә карамастан, үлем очраклары саны арткан – узган елның шул ук чорында ике кеше үлгән булса, быел өч кеше һәлак булган.

Үлем һәлакәтләренең сәбәпләрен анализлау күрсәткәнчә, җәяүлеләрне бәрдерү һәм транспорт чаралары бәрелешү әле дә зур куркыныч тудыра. 2025 елда 402 машина бәрдерү очрагында 11 кеше һәлак булган, шуларның өчесе тиешсез урында юлны кичкән. Тагын сигезе бәрелешләр нәтиҗәсендә һәлак булган, аларның төп сәбәпләре каршы як полосага чыгу һәм юл чатларын узу кагыйдәләрен бозу булып тора.

Юл шартлары да зур роль уйный. Һәлакәтләрнең 11% ы урам-юл челтәренең канәгатьләнерлек булмавы аркасында килеп чыккан: кичү урыннарында кар өемнәре булу һәм көпшәк кар еш кына уңайсызлыклар тудыра.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуның артуы профильле комиссия әгъзаларында  аеруча борчу тудырды. 2026 елның гыйнварында светофорның тыю сигналына хәрәкәт итү очраклары саны ике тапкырга диярлек арткан. Автоматик теркәү камералары бер ай эчендә 461 шундый хокук бозуны теркәгән, өстәвенә аларның 84 е – кабатланган очраклар. Шул рәвешле, «кызыл ут»ны игътибарсыз калдырган һәр җиденче машина йөртүче, хокукларыннан мәхрүм ителү куркынычы булуга карамастан, моны аңлы рәвештә эшләгән.

Моннан тыш, хокук бозуларны «хуплау» очраклары ачыкланган. Комиссия әгъзаларына социаль челтәрләрдә лайк җыю өчен төшерелгән видеороликларны күрсәттеләр, анда машина йөртүчеләр кагыйдәләрне демонстратив рәвештә бозалар.

«Бик зур үтенечем бар: мондый роликлар яшүсмерләрнең игътибарын җәлеп итә – шуны аңлатсак иде. Бернинди хуплау булырга тиеш түгел! Исемнәрен яки социаль челтәрләрдәге атамаларын әйтеп тормыйбыз – бу артык реклама гына. Әлегә суд карары юк, без кешене җинаятьче дип атый алмыйбыз, әмма ул һичшиксез хокук бозучы, һәм аңа тиешенчә карарга кирәк, - дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. – Шулай ук тагын бер кат Меңьеллык мәйданындагы вәзгыятьне анализларга кирәк. Хокук бозучыларга бу урын Кремль күренеше аркасында ошады, һәм безгә моның белән көрәшүнең нәтиҗәле ысулларын табарга кирәк».

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәте: 2025 елда 128 очрак теркәлгән

Комиссия балигъ булмаганнарның иминлеген аерым мәсьәлә буларак карады. Узган ел Казанда балалар катнашында 128 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Күпчелек очракта балигъ булмаганнар һәлакәтләрдә пассажирлар яки җәяүлеләр буларак катнашкан. 12 очракта һәлакәт балаларның үзләренең саксызлыгы аркасында килеп чыккан, тагын бер очрак велосипедчы бала гаебе белән булган. Балалар травматизмы кимүгә карамастан, бер яшүсмерне коткарып кала алмадылар, дип җиткерде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов.

Өйдән мәктәпкә һәм кире кайтканда балаларның куркынычсызлык мәсьәләсе аерым контрольдә. Уку йортларында даими рәвештә реаль юл-транспорт һәлакәтләре шартларын тикшерәләр, тематик куркынычсызлык атналары һәм автошәһәрчекләрдә дәресләр үткәрәләр. Яшь инспекторлар хәрәкәте актив үсеш ала – бүген Казанда шундый 190 отряд эшли.

Шуңа да карамастан, 2026 ел башында Киров һәм Мәскәү районнарында балалар аварияләре үсеше күзәтелде. Шуңа бәйле рәвештә профилактика эшен көчәйтергә, аңа ата-аналар комитетларын җәлеп итәргә планлаштыралар.

«Районнар буенча статистикага игътибар бирәсем килә. Әгәр өч администрациядә уңай динамика күзәтелсә, Киров һәм Мәскәү районнарында вәзгыять борчу тудыра. Юл-транспорт һәлакәте бергә генә арткан булса да, яралылар саны алты кешегә арткан – бу җитди күрсәткеч. Моның кайда, кайчан һәм ни өчен булуын җентекләп анализлауны сорыйм. Без хәрәкәтне оештырудагы җитешсезлекләр яки процесста катнашучыларның шәхси җавапсызлыклары турында сүз барганын төгәл аңларга тиеш», - дип сүзен йомгаклады Рөстәм Гафаров.

Фоторепортаж
Казан Башкарма комитетында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы узды
Барлык яңалыклар