Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.10.2023, 16:54

Укытучылар көне уңаеннан Казанда 23 педагогның фотосурәтләре белән билбордлар пәйда булды

Стендларда зур эш тәҗрибәсе булган укытучылар, профессиональ конкурсларда җиңүчеләр һәм олимпиадачыларны әзерләүчеләр күрсәтелгән

Фото: Мәгариф идарәсе

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче октябрь). Укытучылар көненә Казанның 15 тышкы билбордында үз хезмәтләре белән аерылып торган 23 педагогның фотоларын урнаштырдылар.

Конструкцияләрдә шәһәр халкы зур эш тәҗрибәсе булган укытучыларны, профессиональ конкурсларда җиңүчеләрне һәм призерларны, шулай ук олимпиадачыларны әзерләүчеләрне күрә ала.

Мәсәлән, билбордларның берсендә 117 нче мәктәпнең математика укытучысы Ольга Ширяеваның фотосы урнаштырылган. Аның эш стажы 50 елдан артык. Ольга Ивановнага «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеме бирелгән һәм «Мәгарифтәге казанышлары өчен», «РФ гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре» билгеләре белән бүләкләнгән. Аның чыгарылыш укучылары арасында мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары, шулай ук математика укытучылары бар. Мәктәптә Ольга Ширяева «Үрләрне һәр укучы белән бергә яулыйм» девизы белән эшли.

Бүгеннән казанлылар стендта Ләйлә Гыйльманованың «Иң мөһиме: балаларны һәм үз эшеңне яратырга кирәк» дип язылган фотосын күрә ала. Ул 368 нче балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшли, Авиатөзелеш районының өлкән тәрбиячеләренең методик берләшмәсе белән җитәкчелек итә. Ләйлә Гыйльманова инициатив педагог, югары дәрәҗәдәге һөнәри һәм методик компетенциягә ия. Аның бүләкләре арасында ТР Мәгарифтәге казанышлары өчен күкрәк билгесе һәм РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы бар.

121 нче балалар бакчасының педагог-психологы Мария Тимофеева да акциядә катнаша. Быел ул һөнәри осталык конкурсының республика этабында беренче урынны яулады. Мәскәүдә ярышларның финалы көтә. Нәтиҗәләр Укытучылар көнендә билгеле булачак. Мариянең профессиональ кредосы: «Һөнәрнең уңышы – балаларны яратуда».

Педагогларның фотолары төп магистральләрдәге билбордларда урнаштырылган. Шулай ук котлауларны метрополитенның барлык станцияләрендә дә күрергә мөмкин булачак.

Барлык яңалыклар