Уенда катнашучыларга шәһәрнең танылган династияләре турында сөйләячәкләр
Фото: Денис Гордийко
Квест маршруты 8-10 ноктадан торачак, аны узу өчен катнашучылар төрле биремнәр үтәячәк. Барлык нокталарда да уенчыларны куратор каршы ала. Квестта катнашу бушлай, әмма алдан язылу зарур. Гаризаны «ВКонтакте» һәм Telegram аша юлларга мөмкин.
Алия Заһидуллина сүзләренә караганда, август аенда шулай ук 11 нче гаилә лагере сменасы оештырылачак. Анда балалары профилактик исәптә торучы, «Ышаныч» үзәгенең гаилә клубына йөрүче 10 гаилә катнашачак. Бер сменада барлыгы 38-40 кеше кабул итү планлаштырыла. Ул ел саен Казан шәһәре халкының наркотиклар куллануын профилактикалау буенча муниципаль программа кысаларында уза.
Моннан тыш, июль аенда Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә «Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы акциясе кысаларында «QUIZ/КВИЗ-Лимонад» интеллектуаль-күңел ачу уены үтәчәк.
«Ышаныч» үзәге җәй көне «Гаилә юл күрсәткече» проектын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәк. Программада яшь парлар өчен шәхси һәм гаилә консультацияләре, медиацияләр, тренинглар, мастер-класслар каралган. Оештыручылар ай саен гаилә клублары, аралашу клублары әгъзалары очрашуларын һәм психолог белән иртәнге ашлар уздырачак.
Камилә Вилданова