Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.08.2019, 16:10

Республика көненә Казанда «Татар киносы атналыгы» узачак

Ачылу тантанасы Аксенов скверында 23-нче августта булачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). Казанда Республика көненә багышланган «Татар киносы атналыгы» узачак. 23-31-нче августта тамашачылар «Мир» кинотеатрында соңгы ике елда Татарстан режиссерлары төшергән фильмнарны күрәчәк.

«Татарстан киносы атнасы»н ачу тантанасы 23-нче августта Аксенов скверында узачак. Шул ук кичтә «Мир» кинотеатрында Салават Юзеевның «Шиһаб хәзрәт» дип исемләнгән документаль фильмы кинотасма исемлеген ачып җибәрәчәк. Картина бөек татар фикер иясе һәм дин белгече Шиһабетдин Мәрҗани белән бәйле урыннар буенча велосипед экскурсиясе форматында төшерелгән.

24-нче августта тамашачыларга Татарстанның иң популяр кинокартиналарының берсе - Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскәровның Туфан Миңнуллин әсәре буенча төшерелгән «Мулла» фильмы тәкъдим ителәчәк. Тамашачылар соравы буенча фильм рус теленә тәрҗемә ителгән һәм «Татаркино» ярдәмендә тавыш яздырылган. Картинаны Россия, Мисыр, Италия, Финляндия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан тамашачылары яхшы кабул итте. Фильм берничә әһәмиятле кинобүләккә лаек булды.

25-нче августта «Мир» кинотеатры яшь тамашачыларны балалар өчен «И в шутку, и всерьез» юмористик кыска метражлы телесериалны карарга чакыра. Шул ук көнне тамашачыларны Алексей Барыкинның «Водяная» - Россия прокатына чыккан Татарстан фильмы сөендерәчәк.

26-нчы августта Фәрит Дәүләтшинның Рабит Батулланың «Гафу ит, әнием» пьесасы буенча төшерелгән «Инсаф» фильмы күрсәтеләчәк.

27-нче августта кыска метражлы фильмнар күрсәтү башлана. Тамашачы XV Казан кинофестивале вакытында премьерасы булган «Остазбикә» (режиссеры Ренат Кәримов-Сайга) фильмын күрәчәк. Моннан тыш, Казан халыкара мөселман кинофестиваленең тагын бер катнашучысы – Насур Юрушбаев һәм Әмир Галиәскәровның «Отчий дом» актуаль драмасының куелышы көтелә.

28-нче августта эстафетаны Әмир Галиәскәровның яшәү һәм үлем мәсьәләсендә катлаулы кеше сайлавы турындагы «Волчий яр» фильмы дәвам итәчәк. Тамашачыларны шулай ук Рафил Галимуллин һәм Марсель Мәхмүтовның гади авыл малае һәм чын ирләр дуслыгы турындагы «Җиде малай» татар комедиясе дә сөендерәчәк.

29-нчы августта тамашачылар Илдар Ягъфәровның «Байгал» фильмын күрәчәкләр.

30-нчы августта тамашачыларны ике кыска метражлы фильм карарга чакыралар. Танылган Казан камера оркестрының 30 еллыгына төшерелгән режиссер Светлана Серованың «LaPrimavera» фильмы тәкъдим ителәчәк. Тамашачыларның Илшат Рәхимбайның Гөлзада Сафиуллина турындагы «Сложный узор» дигән кыска метражлы документаль фильмын бәяләү мөмкинлеге булачак. Ике кинотасманың да премьерасы XV Казан кинофестивалендә узды.

«Татарстан киносы атнасы» Илшат Рәхимбайның «Әпипә» музыкаль комедиясе премьерасы белән тәмамланачак. Бу Татарстанның беренче музыкаль кинокомедиясе. Фильмда күп санлы татар эстрадасы һәм татар театрлары йолдызлары катнашты: Фирдүс Тямаев, Elvin Grey, Алинә Шәрипҗанова, Алсу Әбелханова, Дилә Нигъмәтуллина, «Зө-Ләй-Лә» триосы, «Фәридә-Алсу» дуэты, Артем Пискунов, Резедә Сәлахова, Рөстәм Гайзатуллин һәм башкалар.

«Татарстан киносы атнасы» программасындагы барлык фильмнарны да аларны иҗат итүчеләр тәкъдим итә. Һәр спектакльдән соң тамашачыларны иҗади очрашу көтә, анда алар фильм төшерү төркемнәре вәкилләре белән аралаша алалар, дип хәбәр итә оештыручылар.

Барлык яңалыклар