В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Проектларны тәкъдир итү 21 февральдә «Яратам» яшүсмерләр клубында узачак
21 февральдә «Яратам» яшүсмерләр клубында «Үз телем» проектлары конкурсында җиңүчеләрнең эшләрен тәкъдир итү булачак, ул 2021 елдан шәһәр мэриясе тарафыннан Казан шәһәре депутаты Рөстәм Рамазанов ярдәме белән уздырыла. Ярты ел дәвамында үз идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлеген алты финалист алды. Алар арасында ике миллион сум күләмендә приз фонды бүленде.
Конкурсантларның берсе, Динара Фәйрушина, логопедик пособие язды, ә Гөлнур Фәхруллина балалар өчен «Сәлам, микроб!» микробиологиясе турында фәнни-популяр китап чыгарды, ул инде сатуда бар. Шулай ук Зөләйха Камаловадан «Барсиклар» digital-комиксы булдырылган.
Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрында конкурста катнашучы Булат Гатауллинның «Шайтан һәм аның кызы» әкияте мотивлары буенча спектакльләр күрсәтелә. Тиздән Айдар Ниязов С.Габәши милли музыка фестивален тәкъдир итә. Алсу Мансурованың «Кайнатма» аудио һәм видеоподкасты эфирга чыга инде.
Җиңүчеләрнең иҗади эшләрен тәкъдир итүне Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Казан шәһәр Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов, шулай ук бәйгенең жюри әгъзалары карарга ниятли.
Гомумән алганда, «Үз телем» татар телен өйрәнү буенча проектлар бәйгесенә 70 тән артык казанлы гариза биргән, алар арасында – мәктәп укучылары, студентлар һәм 35 яшькә кадәр яшь кешеләр. Алар татар телен өйрәнүнең стандарт булмаган һәм нәтиҗәле ысулларын тәкъдим итәргә тиеш иде.
«Үз телем» бәйгесен агымдагы елда да үткәрү планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.