Чара барышында Россиянең якынча 30-лап иң яхшы бәйсез нәшриятының төрле темаларга багышланган китаплары тәкъдим ителәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь). Октябрьнең соңгы ял көннәрендә Казанның бер сәүдә үзәгендә “Китап Weekend”ы дигән чара узачак. Биредә тематик әдәби маркет эшләячәк, мода һәм сәламәт яшәү турында файдалы лекцияләр үтәчәк, шулай ук балалар өчен мастер-класслар оештырылачак.
Чара барышында Россиянең якынча 30-лап иң яхшы бәйсез нәшриятының төрле темаларга багышланган китаплары тәкъдим ителәчәк.
Балалар өчен үзенчәлекле уеннар һәм мастер-класслар уздыру да көтелә.
“Китап Weekend”ы 27-28 октябрь көннәрендә 12.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр Җиңү проспекты, 141 адресы буенча үтәчәк. Керү – ирекле, дип хәбәр итәләр “Смена” заманча мәдәният үзәгендә.