Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.08.2022, 15:53

Клава Кока, Ваня Дмитриенко, Uma2rman, ANIKV һәм Аида Гарифуллина казанлыларны Шәһәр көне белән котлаячак

KZN.RU порталы 30 нчы августта узачак төп чаралар турында җиткерә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы август). 30 нчы августта, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә, ТР башкаласы халкын һәм кунакларын бай бәйрәм программасы көтә. Сәхнәгә Клава Кока, Ваня Дмитриенко, Uma2rman төркеме, РФ һәм ТР атказанган артисты Аида Гарифуллина һәм башка танылган башкаручылар чыгачак.

TatFuture чарасында Клава Кока һәм «Урам» фестивалендә ANIKV

Көн танылган татар җырчысы, ТАССРның атказанган артисты Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачу белән башланачак. Монументны 10:30 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясе скверында тәкъдим итәләр. Анда шулай ук Р.Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале лауреатлары чыгыш ясаячак.

11:00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда «Уйнагыз, гармуннар» халык иҗаты фестивале старт ала, ә Меңьеллык паркында – TatFuture IT-мәдәният фестивале. Бәйрәм мәйданчыгында шәһәр халкы һәм кунаклары алдында җырчы Клава Кока чыгыш ясаячак.

12:00 сәгатьтә «Урам» экстрим-паркында шул исемдәге музыкаль фестиваль ачыла. Чараның хедлайнеры – җырлар башкаручы һәм автор ANIKV. Бәйрәм программасына ВМХ, скейтборд һәм паркур буенча контестлар, самокат спорты буенча Татарстан чемпионаты, стритбол буенча турнир, бию батллары һәм концертлар кертелгән. Парк территориясендә шулай ук арт-спейс һәм маркет эшләячәк.

Казан урамнарында халык җырлары һәм хореограф Нурбәк Батулла белән перформанс

13:00 сәгатьтә «Уйнагыз, гармуннар» халык иҗаты фестивалендә катнашучылар флешмоб оештыралар һәм Камал театры каршындагы территориядән 1 нче Май мәйданына кадәр барачаклар. Шәһәрнең үзәк урамнары буйлап узып, музыкантлар һәм артистлар колоритлы костюмнарда гармун һәм курай аккомпанементы астында халык җырларын башкарачак. Ә 13:30 сәгатьтә Камал театры каршындагы территориядә «Безнең заман» эшче яшьләр фестивале ачыла.

15:00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсе янында Халыкара заманча татар мәдәнияте фестиваленең төп программасы старт ала. Анда Yummy Music Band, Алинә Шәрипҗанова һәм Тимур Ямалов, шулай ук «Ак Бүре», «Оммаж», KGB, Namgar һәм Gauga төркемнәре чыгыш ясаячак. Моннан тыш, концерт программасына Tat Kid Lab балалар лабораториясе чыгышлары да кертелгән.

Tat Cult Fest килүчеләр өчен хореограф Нурбәк Батулла, музыкантлар Ислам Вәлиев, Сугдэр Лудуп, TanyaMist катнашында перформанслар әзерләгән. Шулай ук фестиваль мәйданчыгында мультимедиа күргәзмәсе, балалар зонасы, милли ризыклар белән фуд-корт эшләячәк. Бәйрәм атмосферасы утлы тамаша белән тагын да тулыланачак: 19:00 сәгатьтә китапханә бинасы маппинг-тамаша киңлеге булачак.

«Милли кием» фестивале: милли киемдә килүчеләр һәм легендар пьеса буенча фэшн-уку

14:00 сәгатьтә Түбән Кабан күле яр буенда Мәрҗани урамы ягыннан «Милли кием» халык костюмы фестивале башлана. Бәйрәмгә килүчеләргә чулпы һәм билбау тапшырачаклар. Маркетта казанлылар дизайнерлар һәм брендлар продукциясе белән таныша алачак, ә кастом зонасында – киемнәренә лалә чәчәген төшерә алачаклар. Киемнәр буенча кешенең статусын, яшен һәм байлыгын ничек билгеләүләре турында килүчеләр «XIX-XX гасырлар чигендә татар хатын-кызы дөньясы» һәм «Татар ир-егете дөньясы» экскурсияләрендә белә алачаклар. Аларны бәйрәм кунаклары өчен 13:00 һәм 15:00 сәгатьтә уздырачаклар. Шулай ук бәйрәм мәйданчыгында тематик мастер-класслар һәм фуд-корт оештырылачак.

19:30 сәгатьтә «Милли кием» фестивалендә Галиәсгар Камалның легендар «Беренче театр» пьесасы буенча артист һәм хореограф, «Алтын битлек» иясе Нурбәк Батулла катнашында фэшн-уку башлана. Тамашачылар алдында шулай ук PR-менеджер һәм журналист Габделхәмит Гәрәев, рәссам Радик Мусин, модель һәм блогер Алия Мифтахова һәм җырчы, җырлар авторы Фәүзия Кадыйрова чыгыш ясаячак.

«Милли кием» Камал театры оркестры чыгышы белән тәмамланачак. 17:00 сәгатьтә дөнья классикасы шедеврлары Stellart Trio коллективы уйнаячак, ә 18:00 сәгатьтә фестиваль кунакларына «Театр & Музыка. Яхин» спектаклен күрсәтәчәкләр. 19:00 сәгатьтә фортепиано концерты узачак, ә 20:15 сәгатьтә Show Electra тамаша-программасы старт ала.

14:00 сәгатьтә «Сосновая роща» паркында «Минем йортым – минем республикам» яшьләр чатыр паркы ачылачак, «Казан» халыкара ат спорты комплексында ат-спорт бәйрәме старт ала. Шул ук вакытта Каюм Насыйри урамында «Казан сөлгесе – Казан сөлгесе» фестиваль-конкурсының гала-концерты узачак. Быел катнашу өчен 300 дән артык коллектив һәм соло башкаручылар заявка җибәргән. Гала-концерт 600 гә якын җырчыны һәм биючене берләштерәчәк, алар үзләренең иң яхшы номерларын күрсәтәчәкләр. Биредә үк инклюзив студиянең «Э-моция» спектаклен күрсәтәчәкләр.

«Ак Барс»ның яңа составы, Uma2rman чыгышы һәм ачык һавада опера

16:30 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янындагы яр буенда Uma2rman һәм Yuki төркемнәре катнашында концерт программасы башланачак. Сәхнәгә шулай ук ТР атказанган артисты Филүс Каһиров, Ваня Дмитриенко, Океана, Илнат Фәрхуллин, Айрат Ганиев, Игнат Изотов, ARSLAN, Анастасия Макарова, Казан шәһәр филармониясе артистлары чыгачак. Тамашачылар алдында «Безнең ишегалды тавышы» конкурсында җиңүчеләр дә чыгыш ясаячак.

Моннан тыш, Шәһәр көнендә, концерт программасы вакытында, 18:00 сәгатьтә, Казанның «Ак Барс» хоккей клубы команданың яңа составын тәкъдим итәчәк.

20:00 сәгатьтә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда ачык һавада XII Халыкара «Казан көзе» опера фестивале ачыла, анда РФ һәм ТР атказанган артисты Аида Гарифуллина классик әсәрләр башкарачак. Чараны Татарстан Дәүләт симфоник оркестры оештыра.

Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итү бәйрәм салюты белән тәмамланачак, ул традиция буенча 22:00 сәгатьтә Казансу акваториясе өстендә эшли башлаячак. Салютны музыка аккомпанементы астында карарга мөмкин булачак: моның өчен «Болгар радиосы»ның 91,5 FM-ешлыгына тоташырга яки ТНВ телеканалын ачарга кирәк булачак.

Барлык яңалыклар