В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара 14 нче майда ТР Милли китапханәсендә узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы май). Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 14 нче майда «Бекар» кластеры-фесты узачак. Программада – лекцияләр, мастер-класслар һәм эстрада-джаз концерты.
Фестиваль 11:00 сәгатьтә башлана. Шул вакытта күргәзмә залында лекция укыячаклар һәм П.И.Чайковский тормышы турында анимацияле комикс күрсәтәчәкләр. Тыңлаучылар алдында 2 нче музыка мәктәбе укытучылары Регина Калинкина һәм Людмила Гафурова чыгыш ясаячак. 12:00 дә «Подкасты и культуры» лекциясе башлана. Аны М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының матбугат сәркатибе, Казан консерваториясен тәмамлаучы, «Театр йөзләре» подкасты авторы Алина Раджабова укый. Ул подкастлар булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак, киңәшләр һәм рекомендацияләр бирәчәк.
12:00 дә фестиваль музыкаль залга күчәчәк. Биредә «Вокал белән эшләүнең заманча техникасы» дигән мастер-класс узачак. Катнашучылар тавыш белән эшләү техникасын кулланып карый алачак, ә спикер дөрес сулыш алу, җырлау, тавыш белән идарә итү турында сөйләячәк һәм күрсәтәчәк. Укуны И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте укытучысы Юлия Дычек үткәрәчәк.
Компьютер залында 13:00 дә Yummy Musicтан электрон музыка буенча воркшоп башлана. Дәрес электрон музыка язуның база күнекмәләренә багышланачак. Катнашучылар алдан урнаштырылган аудио софтлы ноутбуклар һәм үз уен коралларын алып килә алалар. Үз белемнәре белән саундпродюсер Тимур Милюков уртаклашачак.
Шул ук вакытта конференц-залда «Хорда җырлыйбыз һәм тормыштан тәм табабыз» дигән дәрес узачак. Теләге булган һәркем килә һәм яраткан җырларын җырлый ала. Дәрестә Казан музыка көллиятен тәмамлаган композитор, хормейстер Виктор Голумбевский чыгыш ясаячак.
13:30 да күргәзмәләр залында «Фольклор турында белергә теләгән, әмма сорарга курыккан нечкәлекләр» очрашуы башлана. Тыңлаучылар фольклор экспедицияләренең ничек узуын, XXI гасырда фольклорны нәрсә өчен өйрәнергә, аны ничек сакларга һәм аңа «икенче тормыш» ничек бирергә икәнен беләчәк. Спикер: этномузыколог, Zakaria фолк-төркеме солисты, Казан консерваториясе студенты София Озджан.
Шулай ук 13:30 сәгатьтә музыка залында «Брайль буенча музыка» мастер-классы узачак. «НеЗаМи» ансамбленең сукыр катнашучылары үзләренең укыту, музыка коралларын үзләштерү тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар һәм сорауларга җавап бирәчәкләр.
15:00 сәгатьтә күргәзмә залында «Вакытны узып: XX гасырның беренче яртысында музыка сәнгатендә стиль юнәлешләре» дигән лекция укыячаклар. Филология фәннәре кандидаты, Казан консерваториясе доценты Лилия Сафиуллина XX гасырда нинди стиль юнәлешләре барлыкка килгәнен, музыкага нәрсә булганын һәм аның ничек үзгәргәнен сөйләячәк.
Шул ук вакытта музыка залында «Тавыш ярылары өчен күнегүләр» мастер-классы үткәреләчәк. И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте укытучысы Ландыш Фатыйхова тавыш ярылары өчен күнегүләр һәм техника күрсәтәчәк.
Беренче аудиториядә 15:00 сәгатьтә музыка терапиясе буенча тренинг башланачак, анда катнашучылар музыканың дәвалау үзлекләрен тоя алачак. Катнашучыларга шулай ук Казан турында Россия музыка терапиясе бишеге буларак сөйләячәкләр. Очрашу модераторлары – Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, музыка терапевты Татьяна Гордеева, Казан хореография училищесы концертмейстеры Илья Бажин һәм музыка терапевты, Мәктәптән тыш эш үзәге концертмейстеры Дмитрий Гордеев.
Мастер-класслар сериясен музыка залында джаз сольфеджиосы буенча дәрес тәмамлый. Аны И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте һәм Казан консерваториясе укытучысы Елена Мерзлякова үткәрә. Башлана 16:30 да.
Кичәнең кульминациясе First Brass (Казан музыка көллияте ансамбле) катнашында Just-Brass Казан тынлы ансамбленең эстрада-джаз концерты булачак. Керү билетлар буенча башкарылачак. Концерт 18:00 дә конференц-залда узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Лекцияләрдә һәм мастер-классларда бушлай катнашырга мөмкин, сылтама буенча теркәлү таләп ителә.
Музыка-агарту фестивале ТР Милли китапханәсе тарафыннан И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте белән берлектә оештырылган.