Делегатлар һәм мәктәп вәкилләре укыту һәм методик алмашуларда хезмәттәшлек турында бишьеллык килешүгә кул куйдылар
Казанга Кытайның Чанша шәһәрендәге Хунань педагогика университеты каршындагы урта мәктәпнең утызга якын делегаты килде. Алар Татарстан башкаласына Совет районының 183 нче гимназиясе чакыруы буенча килделәр, алар белән 2019 елдан бирле хезмәттәшлек итәләр. Сәфәр вакытында яклар укыту һәм методик алмашу турында биш еллык килешүгә кул куйдылар.
Вәкилләр арасында Кытай мәктәбе директоры Щие Йонгхонг әфәнде, аның урынбасарлары, инглиз теле укытучысы һәм укучылар бар иде. Кунаклар кытай һәм рус телләре дәресләрендә, гимназиянең рәсем студиясендә дәресләрдә, мастер-классларда булдылар, кече сабантуйны һәм концертларны карадылар. Делегатлар өчен Казан, Иннополис, Раифа монастыре, А.А.Леонов исемендәге Казан федераль университеты планетарийсы буйлап экскурсияләр уздырдылар, югары уку йортының дендрарийсын һәм ботаника бакчасын карадылар. Кунаклар шулай ук Идел Буе районының 19 нчы гимназиясе һәм Совет районының 79 нчы лицее эше белән таныштылар.
Делегатлар 183 нче гимназия укучыларының гаиләләрендә яшәделәр. Алар Россиягә беренче тапкыр килделәр һәм кунакчыллыкны югары бәяләделәр.
Исегезгә төшерәбез, хезмәттәшлек турында килешүне яклар 2019 елда имзалаган иде. Бу елларда алар уртак дәресләр үткәрделәр, онлайн-форматта очраштылар, гимназия укытучыларын Чаншуга инглиз һәм кытай телләре буенча стажировкага чакырдылар. Моңа кадәр Кытайда 183 нче гимназия педагоглары һәм укучылары булган иде.
Бүгенге көндә бу гимназиядә 830 укучы кытай телен өйрәнә, укыту белән өч укытучы шөгыльләнә. Программа 2018 елда гамәлгә кертелгән иде. Шулай ук учреждениедә өч җыр төркеме, театр студиясе һәм кытай телендә репертуар белән хор ачылган. Соңгы өч елда гимназиядә укучылар кытай теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында җиңүчеләр һәм призерлар, кытай телендә халыкара конкурсларда җиңүчеләр булдылар.