Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Узган атнада шәһәрдә 400 бала туган
Кирьян, Мирлан, Элайя, Алсинә, Дарианна, Изель – казанлылар үз балаларына шулай исем кушканнар
Узган атнада, 24 февральдән 2 мартка кадәр, ТР башкаласында 400 бала дөньяга килгән: 204 малай һәм 196 кыз.

Малайларны ешрак Аяз, Ранель, Лев, Камил, Әмир, Мирон, Марк, Рамазан, Тимур, Матвей, Эмиль, Данила, Радмир дип атаганнар, ә кызларга София, Әминә, Амелия, Мәрьям, Диана, Динә, Ева дигән танылган исемнәрне кушканнар.

Рим, Саяр, Маркелл, Мартин, Мирлан, Альмир, Әмил, Айназ, Гомәр, Эллар, Кирьян, Даниэлла сирәк исемнәрен казанлылар малайларына биргәннәр, ә кызлар арасында Лали, Мари, Юнна, Изель, Ария, Элайя, Златослава, Эллана, Йолдыз, Алсинә, Марьяна, Оливия, Дарианна, Аурика, Хәят исемнәре сирәк очрый башлады.

Шул ук вакыт эчендә шәһәрдә 201 пар никахлашкан, дип хәбәр иттеләр ГХАТ идарәсендә.

2025-03-03T15:16:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.