В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген паркларда балалар катнашында урам театры спектакльләре башлана
Марат Мөгыйнов фотосы
Казанда Яңа ел чаралары дәвам итә – Яңа ел каникулларын мәгънәле итү, башкала халкын һәм кунакларны матур программалар белән гаҗәпләндерү өчен чараларны оештыручылар көчтән килгәннең барын да эшли. Яңа елның икенче көнендә шәһәр халкына кинолар, остаханәләр һәм бик күп әкияти спектакльләр әзерләнә.
Бүген «Черек күл» паркында ачык шугалак киңлегендә күрсәтелә торган киноларның йомгаклау көне. Яңа ел фильмнары һәм мультфильмнар марафоны сәгать 9:00 дән 14:30 га кадәр һәм 16:00–23:00 вакыт аралыгына билгеләнгән.
Казан Кремле территориясендә яшь казанлылар өчен «Игелекле интерактив» үткәрелә. Клоуннар Кремль урамнарына биергә, чанада шуарга, уйнарга, халыкны җылытырга, кочакларга, күңелле уеннар белән шәһәр халкының кәефен күтәрергә чыгачак. Чаралар 12:00 һәм 15: 00 сәгатьләрдә башлана.
Сәгать 14:00 дә казанлыларга һәм башкала кунакларына Яңа ел алдыннан яраткан әбиләренә кунакка килгән хыялый Лера белән Тошаның гаҗәеп тарихын күрсәтәчәкләр. Балалар өчен уеннар һәм биюләр белән интерактивлар үткәреләчәк.
Соңрак Казансу елгасы буенда «Балавыз шәмнәр ясау» остаханәсе оештырыла. Теләге булган һәр кешене экостанциядә 16:00 сәгатьтә көтәләр.
Шул ук вакытта, 16:00 сәгатьтә Казан Кремленең Гавами урыннар ишегалдында «Тылсымлы шәһәрчек чыршысы» яңа ел тамашасы күрсәтелә. Сюжет буенча, рус һәм татар фольклорында еш телгә алына торган яраткан геройларыбыз Яңа ел чыршысын йокыдан, ә Яңа елның үзен хәтерен югалтудан коткару өчен берләшәчәк. Яшь тамашачыларны Кыш Бабай һәм Кар кызы котлаячак.
Шул ук вакытта «Светлая Долина» торак комплексы янындагы паркта ачык һавада кино күрсәтәчәкләр. Фильм 16:00 сәгатьтә башлана.
Кич белән, 18:00 сәгатьтә, тылсымлы кышкы илдән килгән дүрт клоун «Җирдәге соңгы кар бөртеге» спектаклендә соңгы тылсымлы кар бөртеген саклап калу өчен көрәшәчәк. Яңа ел әкияте Казан Кремленең ишегалдында күрсәтелә.
Көн азагында, 19:30 сәгатьтә, «Елмай» балалар паркында клоун – Казан режиссеры Руслан Риманас җитәкчелегендә урам театры чыгышлары башлана. «Аллея кунаклары» спектаклен Казан паркларында 6 гыйнварга кадәр күрсәтәчәкләр.
Моннан тыш, Татарстан башкаласында төп шәһәр чыршысы янында Яңа ел тамашалары дәвам итә. «Казан» гаилә үзәге янында 17:00 дән 19:00 гә кадәр күңелле тамашаны карап хозурланырга була. Шулай ук «Кыш бабайның тылсымлы трамвае» үз маршрутын 16:00 дән 17:00 гә кадәр дәвам итә, Яңа елгы Кремль ярминкәсе 10:00 дән 22:00 гә кадәр үз эшен дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, KZN.RU порталында «Казанда Яңа ел – 2026» бүлеге барлыкка килде. Биредә бәйрәм яллары турында тулы актуаль мәгълүмат тупланган. Бүлектә казанлылар мәдәни чаралар программасы, шугалакларның һәм чаңгы базаларының эш графигы белән таныша ала.