Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.04.2022, 14:35

Кинолог «Зоокайгырту атнасы» акциясе кысаларында Казан мәктәп укучылары өчен дәрес үткәрде

Совет районының 86 нчы мәктәбендә укучы 1 нче сыйныф укучылары ни өчен этләрдән курыкмаска кирәклеген белделәр һәм Оливер кушаматлы лабрадор белән таныштылар.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче апрель, Юлия Летникова). Совет районының 86 нчы мәктәбендә укучы 1 нче сыйныф укучылары кинолог һәм аның карамагындагы Оливер кушаматлы лабрадор белән очрашты. Танып белү чарасы «Зоокайгырту атнасы» акциясе кысаларында узды.

Укучылар алдында Шәһәр балалар экология-биология үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең кинология хезмәте үзәге башлыгы Дмитрий Дудкин чыгыш ясады. Ул укучыларга үз һөнәре һәм этләрдән ни өчен курыкмаска, йортсыз хайваннар белән үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. «Әгәр без этләр турында барысын да белсәк, алардан курыкмый башлаячакбыз», – диде Дмитрий Дудкин, укучыларга мөрәҗәгать итеп.

Сукбай хайваннар турында сөйләгәндә, кинолог урам этләрен котыртырга ярамый, чөнки алар сакланырга һәм шул рәвешчә кешегә ташланырга мөмкин, дип билгеләп үтте. «Әгәр урамда эт сезнең янга килсә, кискен хәрәкәтләр ясарга кирәкми, ул сезне иснәячәк һәм китәчәк, – дип киңәш бирде Д.Дудкин. – Этләрнең борыны сизгер, һәм төп мәгълүматны ис сиземләү аша алалар».

Теоретик өлеш тәмамланганнан соң, кинолог беренче сыйныф укучыларын үз карамагындагы Оливер кушаматлы лаборадор белән таныштырды. Дмитрий Дудкин сөйләгәнчә, эткә нибары 4 ай. Хәзер Оливер киләчәктә полициядә хезмәт итү өчен укулар уза. Кинолог этнең инде нинди командаларны белүен күрсәтте һәм лабрадорның үзенчәлекләре турында сөйләде. Дәрес ахырында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Дмитрий Дудкин Шәһәр балалар экология-биология үзәгендә педагог булып эшли һәм «Яшь кинолог» төркемендә 7 дән 12 яшькә кадәр укучыларны укыта. «Мондый очрашулардан соң күпләр безнең төркемгә язылырга тели. Теләгән кешеләрнең барысын да яңа уку елында көтәчәкбез», – диде ул.

Балалар белән дәресләр безнең кече туганнарыбызга карата гуманлы һәм җаваплы караш формалаштыру өчен үткәрелә, дип билгеләде шулай ук дәрестә катнашкан Шәһәр балалар экология-биология үзәге директоры урынбасары Юлия Лыкина. Аның сүзләренә караганда, мондый дәресләрне үзәк сукбай хайваннар проблемасына игътибар җәлеп итү өчен даими рәвештә үткәрә. Киләсе атнада Казанда мөмкинлекләре чикле балалар өчен кинологлар белән дәрес узачак.

86 нчы номерлы мәктәпнең беренче сыйныф укытучысы Светлана Зиннурова очрашу тәмамлангач, уку йортының зооакцияләрдә еш катнашуы турында сөйләде. «Безнең педагоглар актив һәм үз укучыларын мондый мәсьәләләрдә битараф булмаска өйрәтәләр. Балалар кызыксыналар, аларның хәзер әйләнә-тирә дөнья турында актив белем алу чоры. Кинолог белән дәресләр балаларга хайваннар белән танышырга һәм алар белән үзеңне ничек тотарга кирәклеген белергә ярдәм итә», – диде С.Зиннурова.

Исегезгә төшерәбез, «Зоокайгырту атнасы» Казанның гомуми белем бирү учреждениеләрендә 20 нче апрельдә хайваннарга карата бердәм игелек дәресеннән башланды. Акция 27 нче апрельдә, Бөтендөнья сукырларны йөртүче этләр көнендә, «Без ияләштергәннәр өчен җаваплы» шәһәр программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча бәйрәм чаралары белән тәмамланачак.

Фоторепортаж
Казан кинологы «Зоокайгырту атнасы» кысаларында 86 нчы номерлы мәктәп укучылары өчен дәрес үткәрде
Видеорепортаж
22.04.2022 12:53
Казан кинологы «Зоокайгырту атнасы» кысаларында 86 нчы номерлы мәктәп укучылары өчен дәрес үткәрде
Барлык яңалыклар