Бөек Ватан сугышында катнашучылар, аларның тол хатыннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен концертлар оештырылды, «Җиңү хатлары» тапшырылды
Җиңү көне алдыннан Казанда бишенче тапкыр «Ветеран йорты янында парад» акциясе узды. Шәһәр урамнары буйлап хәрби техника колоннасы үтте, ул Ветераннар йорты янында, Совет мәйданындагы скверда, Җиңү һәм Петров паркларында тукталышлар ясады. Биредә Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә концертлар оештырылды. Акция кунаклары алдында «Веселые Волгари» коллективы, ТРның атказанган артисты Эльвира Хәйруллина чыгыш ясады.
Фото: Денис Гордийко
Концерт карарга чыккан казанлыларны «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте активистлары каршы алды. Алар ветераннарга канәфер чәчәкләре һәм «Җиңү хатлары» тапшырды.
Парад кунаклары алдында «Веселые Волгари» коллективы һәм ТРның атказанган артисты Эльвира Хәйруллина чыгыш ясады. Җырчы белән бергә ветераннар «Синий платочек» җырын башкардылар.
Хәзерге вакытта Ветераннар йортында 64 кеше, шул исәптән 13 тыл хезмәтчәне һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары яши. Концерт кунаклары арасында Минәхмәт Мисбах улы Кыямов та бар иде. Хезмәт ветеранының гомуми эш стажы – 49 ел. Сугыш елларында кечкенә Минәхмәт колхоз кырларында өлкәннәргә ярдәм итә, аннары Алабуга педагогия институтын тәмамлый, укытучы һәм мәктәп директоры булып эшли. 1961-1968 елларда чирәм җирләрне үзләштерүдә катнаша.
«Безгә карата игътибар һәм зур хөрмәт күрсәтүегез өчен рәхмәт. Безне онытмаулары куандыра. Бу көннәргә кадәр яшәп, мондый концертлар карый алуыбызга сөенәбез. Бәйрәмгә ел саен чыгабыз, барысы да бик матур», – диде Минәхмәт Мисбах улы.
Бәйрәм концертын хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Рәйсә Гайнетдин кызы Айзатуллина да зур дулкынлану белән көткән. Ул 46 еллык хезмәт стажына ия. Сугыш елларында колхозда эшләгән, аннары Казанга килеп, 7 нче заводка эшкә урнашкан.
Ветераннар йортында яшәүче Наилә Хәсән кызы Сәфәрова сугыштан соңгы елларны, әтисен искә алды. «Әтием Мәскәү өчен Ржев янында барган сугышта һәлак булган, миңа әле ул вакытта ике яшь тә тулмаган. Мин – сугыш чоры баласы, без ач-ялангач үстек», – диде ул.
Ветераннар йортында яшәүче Омельхода Әхмәтхан кызы Кәлимулина исә Бөек Ватан сугышы елларында Златоусттагы эвакуацияләнгән заводта токарь һәм фрезерчы булып эшли. «Безнең барысы да яхшы, мин ветераннар йортында яшим, дус кызларым бар. Концертта бүген беренче тапкыр булдым. Хәзер мондый чараларны үткәрү бик мөһим», – диде хезмәт ветераны.
Ветераннарны Җиңү көне белән Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов һәм «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы әгъзасы Ольга Воронова котлады.
Соңрак колонна, Юлиус Фучик, Аграр, Космонавтлар урамнары һәм Җиңү проспекты буйлап хәрәкәт итеп, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны котлау өчен Совет мәйданындагы скверда тукталды. Биредә Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәм улы Әхтәмов исемендәге 121 нче лицей укучылары катнашында концерт күрсәтелде.
«Бөек Ватан сугышы – кешелек тарихында иң озын һәм куркыныч сугыш, әмма без, ветераннар, бурычыбызны намус белән үтәдек. Җиңүгә дан, бәйрәм белән, кадерле дуслар», – дип мөрәҗәгать итте Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Николаевич Комлев акциядә катнашучыларга. Сугыш башланганда аңа 15 яшь була. Казан медицина инструментлары заводы каршындагы училищены тәмамлагач, өч ел кайчылар җыю цехында эшли. 1943 елда Алексей Николаевичны армиягә алалар, ә 1944 елның октябрендә инде танкларны ремонтлау буенча белгеч сыйфатында Шяуляй шәһәре янындагы фронтка китә. Бөек Ватан сугышыннан соң ул 20 елдан артык Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесында эшли. 2021 елда чакырылган 32 ветеран арасында Мәскәүдә Җиңү Парадында катнаша.
«Концерт искиткеч булды. Шундый тантана оештырганнары өчен Совет районы администрациясе җитәкчелегенә рәхмәт. Безгә карата зур игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтелә. Миңа 98 яшь – тормышка сөенеп яши торган чак. Мондый котлаулар өчен барысына да тагын бер тапкыр рәхмәт», – диде Алексей Николаевич.
Сквердагы концертка, салкын һава торышына карамастан, блокада газабын кичергән Козета Михайловна Иванова да килгән. Сугыш башланганда аңа нибары дүрт яшь була. Әтисе фронтта хәбәрсез югала. Дүрт баланы ашату өчен, Козета Михайловнаның әнисе солдатларга кан тапшыра, алар үз паекларыннан аңа өлеш чыгаралар. «Урамда салкын булуга карамастан, барыбер килдем. Барлык артистларга кушылып җырладым, миңа барысы да бик ошады. Мондый чараларны, һичшиксез, үткәрергә кирәк. Киләчәк буынны кыю булырга өндим, өлкәннәрне хөрмәт итүләрен, ата-аналарны яратуларын телим», – дип белдерде ул.
Программадан соң Совет районының 187 нче күп профильле лицееның кадет сыйныф укучылары тантаналы марш белән узды.
«Ветеран йорты янындагы парад» акциясенең соңгы тукталышлары Җиңү һәм Петров парклары булды. Җиңү паркына чакырылган кунакларның берсе тыл хезмәтчәне Николай Степанович Аникин иде. 1941 елда ул Мәскәү һөнәрчелек училищесына укырга керә. Бөек Ватан сугышы башлангач, уку йортын ТР башкаласына эвакуациялиләр. Казанда Николай Степанович авиация заводына урнаша һәм, 1986 елда лаеклы ялга киткәнче, 34 нче цехта эшли.
Петров паркында бәйрәм Бөек Ватан сугышы ветераны Петр Анисимович Чирвон хөрмәтенә оештырылды. Сугыш хәрәкәтләре башланганнан соң, ул ике ел әти-әнисе белән оккупациядә була, ә 1944 елның мартында аны Ленинград фронтына алалар. 1945 елның мартында эшелон белән Хабаровскига юл тота, анда 1950 елга кадәр хезмәт итә. Соңрак Петр Анисимович Казанга күченеп кайта, биредә 35 ел кече авиация белгечләре мәктәбендә эшли.
Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы берничә урында билгеләп үтеләчәк, әмма төп локация Меңьеллык мәйданы булачак. Кунаклар биредә тарихи техника белән хәрби парад һәм «Җиңү көне» җырына театральләштерелгән тамаша карый алачак. Шулай ук 9 нчы майда Җиңү паркында да чаралар планлаштырылган. Бу көнне бәйрәм программасының хедлайнеры – Россиянең халык артисты Дмитрий Певцов.
Элегрәк Казан мэры Илсур Метшин сугыш ветераны Александр Шахназаровта кунакта булган иде. Шәһәр башлыгы, якынлашып килүче Җиңү көне белән котлап, аңа Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәхсән үз исеменнән открыткалар тапшырды, Җиңү парадына чакырды. Шулай ук мэр Шахназаровлар гаиләсенә суыткыч сатып алуга сертификат бүләк итте.
Диләрә Гафурова