Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы сентябрь). Татарстанда һәм аның башкаласында температура нормадан 3-4 градуска түбәнрәк булган салкын һава торышы урнашты. Атна ахырына кадәр һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк, республика халкын салкын һәм яңгырлар көтә.
Бүген төнлә Казанда аязучан болытлы, урыны белән яңгыр явачак. Һава температурасы +4 тән +6 градуска кадәр булачак, җил көнбатыш, көньяк-көнбатыштан уртача.
Иртәгә, 7 нче сентябрьдә, шәһәрдә шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә, яңгыр явуы ихтимал. Көндез һава +14 градуска кадәр җылыначак.
Гомумән алганда, Татарстан буенча 7-8 нче сентябрьдә төнге сәгатьләрдә +2 дән +8 градуска кадәр көтелә. Көндез һава +14 градус тәшкил итәчәк. Температура нормадан 6-7 градус түбән булачак.
9 нчы һәм 10 нчы сентябрьдә республикада салкын һәм яңгырлы һава торышы сакланачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.