Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.08.2022, 10:54

Морозов һәм Бурмистровның хоккей майкалары һәм Воронковның кәшәкәсе – «Алтын алка»да хәйрия аукционы үткәрәчәкләр

Гала-матчта уенчыларны бозга команда капитаннары Олег Матыцин һәм Илсур Метшин чыгарачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче август). Бүген Казанның Спорт сараенда «Алтын алка» хоккей фестивале узачак. РФ спорт министры Олег Матыцин, ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин һәм Россиянең танылган хоккейчылары катнашындагы гала-матч вакытында хәйрия аукционы уздырачаклар.

12:30 сәгатьтә мастер-класслар башлана: спорт мәктәпләренең яшь тәрбияләнүчеләре өчен хоккейчылар Данис Зарипов, Алексей Бадюков, Алексей Морозов һәм Алексей Терещенко ачык тренировка уздырачак.

Күңел ачу программасы 14:30 дан 15:00 гә кадәр дәвам итәчәк, шуннан соң Татарстан командасы һәм «Кызыл йолдызлар» командасы катнашында гала-матч башланачак. Уенчыларны бозга Олег Матыцин һәм Илсур Метшин чыгарачак. Матчта Россиянең танылган хоккейчылары Алексей Морозов, Евгений Медведев, Данис Зарипов, Алексей Терещенко, Степан Захарчук, Дмитрий Обухов, Игорь Щадилов, Александр Степанов, Андрей Свечников һәм башкалар көч сынашачак. Фестивальгә шулай ук Россия хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк килергә планлаштыра.

Гала-матч вакытында хәйрия аукционы узачак, анда чара кунаклары Александр Бурмистров һәм Алексей Морозовның хоккей майкаларын, шулай ук Дмитрий Воронков кәшәкәсен сатып ала алачаклар. Барлык җыелган акчалар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәмгә тотылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Физкультура һәм спорт комитетында. Хәйрия аукционы «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә «ДоброСпорт» проекты кысаларында үткәрелә.

Җанатарлар өчен керү ирекле. Кунаклар арасында төрле призлар һәм бүләкләр уйнатылачак, шулай ук тамашачыларга сувенирлар тапшырылачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Физкультура һәм спорт комитеты.

Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласы 2022/2023 сезонда «Алтын алка» бөтенроссия турнирының суперфиналын уздыру мәйданчыгы булачак. 27 нче   августта узачак хоккей фестивалендә Казанга ярышлар әләмен тапшыру тантанасы да узачак.

Барлык яңалыклар