Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.03.2022, 17:16

Хоккей, скейтбординг һәм футбол: Казан паркларында хатын-кызлар өчен спорт тренировкалары узачак

Катнашу алдан теркәлү буенча бушлай.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче март). 8 нче мартта Казан паркларында хатын-кызлар өчен спорт тренировкалары узачак. Шәһәрдә яшәүче хатын-кызлар хоккей, футбол уйный яки скейтбординг буенча мастер-класска бара алачак.

11:00 дә Горький исемендәге паркта «Хезмәт резервлары» стадионы шугалагында хоккей буенча тренировка башлана. Аны «Маруся» хатын-кызлар хоккей клубы үткәрә. Үзең белән перчаткалар, тез саклагыч һәм тимераяклар алып килергә кирәк. Сүз уңаеннан, стадионда тимераяклар прокаты да эшли.

Шул ук вакытта, 11:00 сәгатьтә, Урицкий исемендәге паркта футбол буенча күнекмәләр узачак. Дәрес төрле физик әзерлектәге кызлар өчен туры килә. Катнашучыларга термобелье, җылы оекбашлар, ветровка, шапка, перчаткалар һәм уңайлы бутсы кияргә киңәш ителә. Укуны Girl Power спорт командасы тренеры үткәрәчәк, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.

16:00 дә «Урам» экстрим-паркының ябык өлешендә скейтбординг буенча мастер-класс узачак. Үзең белән скейтборд (лонгборд яки серфборд), яссы табанлы алмаш аяк киеме һәм шлем (урында арендага алырга мөмкин) алып килергә кирәк булачак. Тренировканы республика һәм бөтенроссия ярышларында күп тапкырлар җиңүче, ТР җыелма командасының скейтбординг буенча тренеры Артем Кузнецов үткәрәчәк.

Спорт чараларында катнашу алдан теркәлү буенча бушлай.

Барлык яңалыклар