Бүген Казан клубы хоккейчылары «Татнефть-арена» бозында «Сибирь» белән очрашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче ноябрь). «Ак Барс» үз кырында чираттагы сериясен ача. Бүген Казан клубы хоккейчылары «Татнефть-арена» бозында «Сибирь» белән очрашачак.
Хәзерге вакытта казанлылар Континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциясендә алда баруын дәвам итәләр. Бу сезонда алар 30 матчта 22 җиңүгә ирешкән һәм 49 очко җыйган. Хәзерге көндәшләре «Ак Барс»тан шактый калыша - Новосибирск командасы 29 матчта 13 җиңү һәм 32 очко белән турнир таблицасының 9-нчы баскычында урнашкан.
Гомумән алганда, Континенталь хоккей лигасында көндәшләр 35 матч уйнады, монда «Ак Барс»ның алда бара − 23 җиңү, кертелгән 79 алкага каршы 98 алка. Командаларның соңгы очрашуы 20-нче ноябрьдә Новосибирскида узды. Ул вакытта «Ак Барс» 4:1 исәбе белән җиңде.
Быелгы үз кырларында узачак ярышта казанлыларга шулай ук «Сочи» хоккей клубы һәм Мәскәүнең «Динамо» клубы белән очрашырга туры киләчәк.
«Ак Барс» – «Сибирь» матчы 19.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр ителә хоккей клубы сайтында.