Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.08.2019, 12:49

Казан Башкарма комитетында өлеш кертеп башкарылган төзелеш объектлары буенча эшләр барышы турында фикер алыштылар

А.Нигъмәтҗанов Четаев урамындагы өченче «Свей» йорты буенча инсоляция буенча исәп-хисапларга якынча бәя алынганлыгын җиткерде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче август, Алсу Сафина). Бүген Казан Башкарма комитетында атна саен үткәрелә торган киңәшмәдә өлеш кертеп башкарылган төзелеш объектлары буенча эшләрнең барышы турында фикер алыштылар. Билгеле булганча, Четаев урамы буенча «Свей» фирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең проблемалы торак комплексының 71а кварталындагы өченче йорты өченинсоляция исәп-хисаплары буенча эшләр дәвам ителә, Чистай урамы буенча «Маг-строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 68-нче кварталындагы йортта эшләр график буенча бара. «Комосстрой Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте смета документларын килештерү этабында, ул «Фон»ның «МЧС» проблемалы торак комплексының икенче йортын төзеп бетерергә ниятли.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов очрашуны ачу барышында Четаев урамындагы өченче «Свей» йорты буенча инсоляция буенча исәп-хисапларга якынча бәя алынганлыгын җиткерде.

Исегезгә төшерәбез, «Свей» фирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзүчесенә үз вакытында 3 секцияле 9 катлы йорт төзүгә рөхсәт бирелгән иде, ләкин монда фатирлар 9 секцияле 18 катлы торак йорт буларак сатылды. Йорт каркасын салу барышында төзелешне туктатканнар. Барлык нормативларга туры килә торган торак йорт төзү өчен проект кирәк. Эш проектын башлау өчен, йортның рөхсәт ителгән катын, мәйданын һәм фатирларның санын күрсәтәчәк инсоляция буенча исәп-хисапларны килештерергә, шулай ук Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә техник-икътисади күрсәткечләр белән эскиз проектын расларга кирәк.

А.Нигъмәтҗанов Дәүләт экспертизасының бирелгән исәп-хисапларга карата кисәтүләре бар, дип җиткерде. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары, «Альфа-Стройпроект» күп профильле компаниясе идарәчесе Ольга Россихинага мөрәҗәгать итеп, әлеге эшләрне бу атнада эшләргә кирәклеген билгеләп үтте.

Тагы бер проблемалы объектта - Чистай урамындагы 320 фатирлы «Маг-строй» йортында эшләр график буенча бара. Бу хакта киңәшмәдә «Бриз» компаниясе директоры Андрей Беляков хәбәр итте, ул әлеге объектта подрядчы булып тора. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге йортның төзелеше 2007 елда башланган иде, аны 2012 елда файдалануга тапшырырга тиеш булганнар, ләкин төзүченең, «Маг-Строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең бөлгенлеккә төшүе аркасында төзелеш эшләре туктатылган. Узган елның көзеннән ике елга якын эш алып барылмаган проблемалы объектны «Бриз» компаниясе төзеп бетерүгә кушылды.

Параллель рәвештә «Фон»ның «МЧС» торак комплексындагы икенче йорт буенча эш алып барыла, проблемалы объектны «Комосстрой Казан махсуслаштырылган төзүче» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзеп бетерәчәк. «МЧС» торак комплексының икенче йортын төзү 2012 елда «Фон» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан башланды һәм 2016 ел ахырында тәмамланырга тиеш иде. Тапшыру вакыты берничә тапкыр күчерелде. Бер ел элек объект төзелешен яңадан башлап җибәрергә омтылганнар иде, ләкин финанслау булмау сәбәпле, эшләр янә туктатылды. Булачак подрядчы белән сөйләшүләр узган елның декабрендә башланды. Быел Өлеш кертеп фатир алучыларга ярдәм итү республика фонды, «Фон» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Комосстрой Казан махсуслаштырылган төзүче» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм Казанның Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе арасында килешү имзаланды.

Бүген киңәшмәдә «Комосстрой Казан» җитәкчесе Денис Чайников сөйләвенчә, хәзер смета документларына дәүләт экспертизасы белән килешү үткәрелә.

Киңәшмәдә шулай ук, Өлеш кертеп фатир алучыларга ярдәм итү республика фондының башкарма директоры Иван Новиков, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин, Торак сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Әхмәтханов, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, төзелеш һәм челтәр оешмалары, шәһәр хезмәтләре, өлеш керетп фатир алучыларның инициатив төркеме вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
Казан Башкарма комитетында өлеш кертеп башкарылган төзелеш объектларындагы эш барышы турында фикер алыштылар
Видеорепортаж
01.08.2019 12:50
Казан Башкарма комитетында өлеш кертеп башкарылган төзелеш объектларындагы эш барышы турында фикер алыштылар
Барлык яңалыклар