Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.08.2019, 23:48

Мичтә пешерелгән икмәк, сөйләшә торган робот София һәм кит - Казанда WorldSkills дөнья чемпионаты ачылды

Ачылыш тантанасында Дмитрий Медведев, Саймон Бартли, Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче август, Алинә Бережная). Бүген Казанда WorldSkills стандартларының һөнәри осталык буенча 45-нче дөнья чемпионатын ачу тантанасы узды. Тамаша «Казан Арена» стадионында узды. Тамаша вакытында пешекчеләр тамашачылар күз алдында икмәк пешерделәр, ә робот София заманча технологияләрнең һәм кешенең бер-берсенә ясаган йогынтысы турында фикер йөртте.

Ачылыш тантанасында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, WorldSkills International президенты Саймон Бартли, «Яшь профессионаллар» (Ворлдскиллс Россия) берлеге генераль директоры Роберт Уразов һәм башкалар катнашты.

Тантана WorldSkills әләмен алып чыгудан һәм чемпионатта катнашучылар парадыннан башланды. Исегезгә төшерәбез, ярышларда Россияне 63 яшь белгеч тәкъдим итә, шул исәптән Татарстанның 14 егете

Ачылу тантанасы танылган композитор, Россия Федерациясенең халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Игорь Крутой һәм режиссер Алексей Сеченов иҗат төркеме тарафыннан әзерләнгән театральләштерелгән тамашадан гыйбарәт булды. Тамаша профессионалларның барлыкка килү тарихына багышланган иде. Иң массалы номерларның берсе - артистлар эшче һөнәр белгечләренә - төзүчеләр, пешекчеләр, тегүчеләр, электриклар, автослесарьларга әверелгән бию булды. Номерлар Россия эстрадасы йолдызлары – җырчы Елка, Александр Панайотов, Ян Гэ, Therr Maitz һәм Jukebox Trio инди-төркемнәре чыгышлары белән үрелеп барды.

Тамаша вакытында пешекчеләр тамашачылар күз алдында ук ипи пешерде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU

Тамашачылар шулай ук үз һөнәрләрендә уңышларга ирешкән кешеләр тарихын да ишеттеләр. Мәсәлән, экзоскелетлар җитештерү белән шөгыльләнә торган компания директоры Екатерина Березий үзенең карьера юлы турында сөйләде.

Тантананың иң гадәти булмаган кунагы робот София - акыллы машина робот һәм кеше мөнәсәбәтләре турында уйлана иде.

Тамашачылар сәхнәдә барган вакыйгаларны карап кына калмадылар, тамашада да актив катнаштылар. Тантана башланыр алдыннан һәр кунак пульт алды, аның ярдәмендә һөнәр, сәләт һәм үз-үзеңне камилләштерү белән бәйле фәлсәфи сорауларга җавап бирә алды.

Стадионга килгән казанлылар һәм шәһәр кунаклары махсус эффектлар белән баетылган югары технологияле тамаша күрделәр. Әйтик, сәхнә уртасында зур әйләндереп капланган пирамида урнаштырылган иде, ул тамаша вакытында ачылды. Сәхнәдә зур күләмле өчпочмаклар күтәрелде, аларда реаль вакыт режимында VR-рәссамнар ясаган голограммалар проекцияләнде.

Декорацияләрне тамашачылар үзләре дә булдыра алды. Шоуда тулыландырылган чынбарлык технологияләре кулланылды. Махсус кушымта ярдәмендә стадионның виртуаль киңлегендә 3D-эффектлар – «оча торган» кит, роза чәчәге таҗлары барлыкка килде, ә сәхнә вакытлыча кекска әверелде.

Фото: vk.com/worldskillskazan2019

Ачылу тантанасында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведе вяшь профессионалларга ярышларда уңышлар теләде. Ул билгеләп үткәнчә, Россия беренче тапкыр WorldSkills дөнья чемпионатын кабул итә, ул илгә заманча белем бирү булдыру энергиясе һәм эшче һөнәрләргә карата кызыксыну китерде. «WorldSkills яшьләр арасындагы конкурс булып кына калмады – асылда, бу - киләчәк чемпионаты. Монда төрле илләрдән, төрле мәдәниятләрдән булган кешеләр бергә эшли, көндәшлек итә һәм, әлбәттә, аралаша ала. Бу киләчәк, анда иҗат һәм ачышлар, дуслык һәм яңа җиңүләр өчен урын бар. Монда XXI гасыр кешесе өчен төп күнекмә – күңелеңә ошаган һөнәр табу һәм анда чын оста булу өчен уку гадәтен булдырырга мөмкин», - диде Д.Медведев.

WorldSkills International президенты Саймон Бартли, үз чиратында, ярышларны оештыруда катнашучыларга рәхмәт белдерде. «Үзеңне яхшы яктан күрсәтергә һәм шул ук вакытта дөрес һәм гадел ярышырга кирәк, - диде Саймон Бартли, конкурсантларга мөрәҗәгать итеп. – Сез Казаннан башыгызны югары күтәреп, һәрберегезнең дә инде чемпион булуы өчен йөрәгегездә горурлык хисе кичереп, әйләнеп кайтачаксыз. Әлеге вакыйганың һәр секундын кичерегез!».

Барлык яңалыклар

Мичтә пешерелгән икмәк, сөйләшә торган робот София һәм кит - Казанда WorldSkills дөнья чемпионаты ачылды

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче август, Алинә Бережная). Бүген Казанда WorldSkills стандартларының һөнәри осталык буенча 45-нче дөнья чемпионатын ачу тантанасы узды. Тамаша «Казан Арена» стадионында узды. Тамаша вакытында пешекчеләр тамашачылар күз алдында икмәк пешерделәр, ә робот София заманча технологияләрнең һәм кешенең бер-берсенә ясаган йогынтысы турында фикер йөртте.

Ачылыш тантанасында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, WorldSkills International президенты Саймон Бартли, «Яшь профессионаллар» (Ворлдскиллс Россия) берлеге генераль директоры Роберт Уразов һәм башкалар катнашты.

Тантана WorldSkills әләмен алып чыгудан һәм чемпионатта катнашучылар парадыннан башланды. Исегезгә төшерәбез, ярышларда Россияне 63 яшь белгеч тәкъдим итә, шул исәптән Татарстанның 14 егете.