В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада – мастер-класс, викториналар, күргәзмәләр һәм 10 спикер чыгышлары.
Фото: Денис Гордийко
10 спикер тыңлаучыларга космик туризм, мультимедиа спектакль сәнгате турында сөйләячәк. Килүчеләр нанотехнологияләрнең фармсәнәгатьне ничек үзгәртәчәген һәм IT-технологияләрнең җанлы дөньядан ниләр алуын беләчәк, дип хәбәр ителә КФУ сайтында.
Моннан тыш, балалар һәм өлкәннәр өчен квестлар һәм викториналар узачак, химия лабораториясе һәм күргәзмәләр дә эшләячәк. Казанлылар дрон, роботлар һәм пилотсыз тракторны күрә алачак. Тулырак программа сылтама буенча бастырылган.
«Интеграция төне»нә керү бушлай, сайтта теркәлергә кирәк. Чара 17:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр Кремль ур., 35 адресы буенча узачак.