В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул Казан экстрим-паркында Шәһәр көнендә чыгыш ясаячак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы август). «Урам» экстрим-паркындагы фестивальнең хедлайнеры автор-башкаручы ANIKV булачак. «Урам фест» 30 нчы август көнне, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә узачак.
ANIKV – төрле жанрдагы җырчы, аның хитлары арасында – «Меня не будет», «Тесно», «Огни». Җырчының дискографиясендә студия һәм мини-альбомнар, шулай ук Баста, Markul, SALUKI, Aarne, M’Dee һәм башкалар белән башкарган уртак җырлар да бар.
Фестиваль программасында ВМХ, скейтборд һәм паркур буенча контестлар, самокат спорты буенча Татарстан чемпионаты, стритбол буенча турнир, бию батллары һәм концерт каралган. Парк территориясендә арт-спейс һәм маркет оештырылачак.
«Урам фест» 12:00 дән 22:00 гә кадәр узачак. ANIKV сәхнәгә 21:00 сәгатьтә чыгачак, дип хәбәр ителә экстрим-паркның «Вконтакте» социаль челтәрендәге берләшмәсендә. Чарага керү ирекле.