Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.03.2019, 11:26

Аккош күлендә Май чабу бәйрәменең хедлайнеры "Мираж" төркеме булачак

Бәйрәм кунакларын уеннар, бәйгеләр, мастер-класслар һәм сыйлар көтә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март). 10 мартта Аккош күле территориясендә язның төп вакыйгасы - Май чабу бәйрәме узачак. Бәйрәмнең хэдлайнеры "Мираж" төркеме булачак, ә кунаклар өчен зур концерт-күңел ачу программасы әзерләнгән.

Бәйрәм кунаклары өчен фуд-корт, Казан коллективларының иҗади номерлары белән концерт, төрле активлык – дартс, аркан тарту, туп белән хоккей, "киез ыргыту" бәйгесе, футбол һәм волейбол уеннары, кашыклы тир һәм башка бик күп нәрсәләр оештырылачак. Барлык теләүчеләр курчак-обереглар, значоклар әзерләү, кадак кагып кертү, лего конструкторы җыю буенча мастер-классларда катнаша алачаклар. Бәйрәм программасы 10.00 сәгатьтә башлана, "Мираж" төркеменең чыгышы 13.00 сәгатькә планлаштырылган.

Моннан тыш, бәйрәм территориясендә чүпне аерым җыю оештырылачак.

Чара уздырылган көнне Аккош күленә кадәр җәмәгать транспорты эше көчәйтеләчәк. Әйтик, "Аккош күле" тукталышына кадәр 36-нчы (23 берәмлек), 46-нчы (28 берәмлек) һәм 72-нче (21 берәмлек) автобуслар йөриячәк. Халыкка уңайлы булсын өчен әлеге маршрут автобуслары эш көне графигы буенча эшләячәк. Автобусны көтү вакыты уртача 8 минуттан артмаячак.

Исегезгә төшерәбез, Казанда Май чабу атнасында 50-дән артык бәйрәм чарасы планлаштырылган. Халык күңел ачулары шәһәрнең барлык районнарында да күп санлы мәйданчыкларда узачак. Чараларның тулырак программасы белән KZN.RU порталында "Масленица-2019" бүлегендә танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар