В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Горький шоссесыннан шәһәр халкы өчен һәр 20 минут саен шаттллар йөриячәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче май, Дмитрий Никитин). 4 нче июньдә Казанда узачак «Аккош күле буенда гастрономия фестивале»нең хедлайнеры рок-музыкант Найк Борзов булачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов хәбәр итте.
Чара 10:00 дән 20:00 гә кадәр барачак. Фуд-корт зонасында 30 дан артык фудтрак, барбекю-мобильләр урнашачак, ә фермерлар үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк. Казан рестораторлары көн дәвамында кунакларны традицион җәйге һәм милли ризыклар, сусыл стейклар, бургерлар, зәвыклы десертлар һәм авторлык эчемлекләре белән сөендерәчәк, фермерлар һәм җитештерүчеләр үзләре җитештергән продукциягә дегустация үткәрәчәк. Шулай ук фестивальдә товарлар ярминкәсе дә эшләячәк. Гастрономия фестивале мәйданчыкларында таныклык күрсәткән очракта күп балалы гаиләләргә 30% ташлама биреләчәк, дип билгеләп үтте Сергей Миронов.
Балалар өчен тематик мәйданчык эшләячәк, анда аларны палатка куярга, гитарага җырлар башкарырга өйрәтәчәкләр, алар өчен башка мастер-класслар да үткәрәчәкләр. «Балалар өчен барлык чаралар да бушлай булачак», – дип ассызыклады Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы.
Бәйрәм кунаклары электрофойллар һәм сапбордларны кулланып карый алачак һәм Татарстан осталары башкарган трюкларны күрәчәк. Шулай ук күлдә фонтаннар урнаштырылачак, ә кичен матур су тамашасы оештырылачак.
Фестиваль партнерлык элемтәләрен җайга салу өчен дә урын булачак, бизнес вәкилләре бер-берсе белән таныша, алга таба хезмәттәшлек өчен контактлар алмаша алачак, дип өстәде спикер.
Горький шоссесыннан фестиваль үткәрү урынына кадәр һәр 20 минут саен махсус шаттллар (18 кеше сыйдырышлы автобуслар) йөриячәк. Мәйданчык янында өстәмә парковка урыннары оештырылачак.