В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Черек күл» паркында артист шигырьләр укыячак һәм акустик концерт бирәчәк.
Фото: «СЛЭМ» заманча шигърият фестивале
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы август). Җырлар авторы һәм башкаручы Сережа Драгни Казанда «Слэм» фестиваленең хедлайнеры булачак. 27 нче августта «Черек күл» паркында сәхнәдән артист үзенең шигырьләрен укыячак һәм акустик концерт бирәчәк.
Сережа Драгни – музыкант, «Новая звезда» һәм «Песни на ТНТ» проектлары катнашучысы, «Минус на минус» хиты авторы. Артист төрле башкаручылар белән уртак җырларны үз эченә алган дистәләгән альбом язган, дип хәбәр итә фестивальне оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, «Слэм» программасы ике өлешкә бүленгән: көндез мәйданда китап маркеты һәм своп, төрле нәшриятлар вәкилләреннән лекцияләр, балалар арасында шигырь укучылар конкурсы узачак. Кич белән паркта «Башка сүз» спектакле күрсәтеләчәк, бөтен Россиядән шагыйрьләр чыгышы һәм «Слэм» заманча шигърияткә ярдәм итү программасы резидентларыннан перформанс каралган.
Тулы программа анонсы тиздән «Слэм»ның Telegram-каналында һәм «Вконтакте» социаль челтәре берләшмәсендә басылачак.
Фестивальгә керү ирекле, тамашачылар өчен теркәлү ачык.