Киләсе атнада Горький паркында Идел буе халыкларының заманча музыкасы яңгыраячак
Фото: Марат Мөгыйнов
Сюзанна экспериментлар ясаудан курыкмый һәм поп-музыкага авангард элементлар кертә. Ә Петербургның Settlers коллективында билгеле бер жанр юк – тамашачыларны ялкынлы биюләр, транс әйлән-бәйләне һәм грув көтә, дип хәбәр итә шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, «Итиль» фестивале Горький паркында 12 нче августта узачак. Бу вакыйга күрше төбәкләр арасында мәдәни диалог һәм тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчык булачак. Программада Идел буе халыкларының заманча музыкасы белән танышу, балалар мастер-класслары, милли ризыкларны татып карау һәм башка бик күп нәрсәләр бар.